Хосусый хокуклар һәм ирекләр
 
Россия Федерациясе Конституциясенең 2 өлеше кеше һәм гражданин хокукларын һәм ирекләрен ныгыта.
Хосусый хокуклар һәм ирекләр –кешенең тумыштан ия булган табигый статусыннан килеп чыга торган хокуклар һәм ирекләр.
 
Хосусый хокукларның төрләре
 
1.Һәр кеше яшәргә хокуклы (РФ Конституциясе, 20 статьяның 1 өлеше).
2.Беркем дә газаплауларга, көч кулланылуга, башка төрле рәхимсез яки кешелек абруен кимсетерлек мөнәсәбәткә яки җәзага дучар ителмәскә тиеш (РФ Конституциясе, 21 статьяның 1 өлеше); беркем дә ихтыярый ризалыгыннан гайре, медицина, фәнни яки бүтән төрлке тәҗрибәләргә дучар ителә алмый.
3.Гуманлы мөнәсәбәткә хокук (РФ Конституциясе, 21 статьяның 2 өлеше).
4.Иреккә һәм шәхси кагылгысызлыкка хокук (РФ Конституциясе, 22 статьяның 1 өлеше) үз эченә шулай ук кулга алу, сак астына алыну һәм сак астында тотылуның суд карары буенча гына эшләнергә тиешлегенә конституция нигезендә билгеләнгән тәртипне дә ала. Суд карары чыкканчы беркем дә 48 сәгатьтән артык сак астында тотылырга тиеш түгел (22 бит).
5.Хосусый тормыш, шәхси һәм гаилә сере, намус һәм абруйлы исем кагылгысызлыгына хокук (РФ Конституциясе, 23 статьяның 1 өлеше).
6.Хат язышу, телефон аша сөйләшүләр, почта, телеграф аша һәм башка төрле хәбәрләшүләр яшеренлегенә хокук (РФ Конституциясе, 23 статьяның 2 өлеше).
7.Хокуклар һәм ирекләргә турыдан-туры кагылышлы документлар һәм материаллар белән танышуга хокук (РФ Конституциясе, 24 статьяның 2 өлеше).
8.Торак кагылгысызлыгына хокук (РФ Конституциясе, 25 статья).
9.Милләтне билгеләүгә һәм күрсәтүгә хокук (РФ Конституциясе, 26 статьяның 1 өлеше).
10.Туган телдән файдалану хокукы (РФ Конституциясе, 26 статьяның 2 өлеше).
11.Ирекле күчеп йөрү, яшәү һәм тору урынын сайлап алуга хокук (РФ Конституциясе, 27 статьяның 1 өлеше).
12.РФ чикләреннән ирекле чыгыуга һәм тоткарлыксыз кире кайтуга хокук бирелә (РФ Конституциясе, 27 статьяның 2 өлеше).
13.Вөҗдан иреге һәм дин тоту иреге бирелә (РФ Конституциясе, 28 статья).
14.Уй һәм сүз иреге бирелә (РФ Конституциясе, 29 статьяның 1 өлеше).
15.Мәгълүмат алуга хокук бирелә (РФ Конституциясе, 29 статьяның 4 өлеше).
 
pdf
Скачать текст
PDF, 210.4 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International