Укырга керү тәртибе
 
1. Югары уку йортының кабул итү комиссиясенә тапшыру өчен документларның төп нөсхәләрен һәм күчермәләрен әзерләү.
 
Укырга кергәндә, аерым алганда, түбәндәге документлар кирәк була:
1) югары уку йорты ректоры исеменә укырга алуны сорап язылган гариза, анда шәхси мәгълүматларны эшәртүгә ризалык та бирелә. Мондый ризалыктан башка белем бирү хезмәтләренең бер өлешен ала алмау кыркынычы бар, мисалга, белем алу яки квалификация турындагы таныклыкны;
2) шәхесне ачыклаучы һәм гражданлыкны билгеләүче документ;
3) тиешле дәрәҗәдәге белем алганлыкны дәлилләүче документ;
4) ике фотография;
5) БДИ имтиханнары нәтиҗәләре турындагы таныклык;
6) башка документлар, шул исәптән укырга керүченең категориясеннән бәйсез рәвештә. (Мисалга, кереш имтиханнарын уздырганда махсус шартлар тудырырга кирәк булганда, инвалидлыкны раслаучы документ; укырга кергәндә үзенчәлекле яки өстенлекле хоукларга ия булуны раслаучы документ).
 
2. Документларны кабул итү комиссиясенә бирү.
 
Бакалавриат һәм специалитет программалары буенча белем алуга кабул ителүгә документларны бер үк вакытта югары белем бирә торган биштән артмаган уку йортларына бирергә һәм күрсәтелгән һәр уку йортындагы өчтән артмаган  белгечлек яки әзерлек юнәлеше буенча конкурста катнашырга була.
Укырга алынуга үзенчәлекле хокук булган очракта мондый хокукны бары тик үзең сайлаган бер югары уку йортына кергәндә генә файдаланырга була.
Документлар түбәндәге ысулларның берсе белән юллана алалар:
1) шәхсән тапшырылалар яки ышанычлы зат аша биреләләр;
2) почта буенча җибәреләләр;
3) электрон формада җибәреләләр, әгәр дә белем бирү оешмасы тарафыннан мөстәкыль расланган кабул итү тәртипләре буенча мондый мөмкинлек каралган булса.
 
3. Өстәмә кереш сынауларын узу (кирәк булганда).
 
Магистратура программасы буенча укырга кабул итү югары уку йорты мөстәкыйль уздыра торган кереш имтиханнары нәтиҗәләре буенча гамәлгә ашырыла.
Югары белем бирүче уку йортларына бакалавриат һәм специалитет программалары буенча белем алуга студентлар җыйганда профильле юнәлештәге өстәмә сынаулар уздыру хокукы бирелергә мөмкин.
Уку йортлары БДИ бирелми торган предметлар буенча иҗади һәм (яки) профессиональ юнәлештәге өстәмә сынаулар уздырырга хокуклылар.
 
Мөһим!
Укырга бюджет ассигнованиеләре хисабына бакалавриат һәм специалитет прграммалары буенча алган чакта иҗади һәм (яки) профессиональ юнәлештәге өстәмә кереш имтиханнар уздырыла торган белгечлекләр һәм (яки) әзерлек юнәлешләренең исемлеге расланган.
 
4. Кереш сынауларның нәтиҗәләрен һәм укырга керүчеләрнең исемлекләрен көтү.
 
Документларны кабул итү һәм (яки) кереш имтиханнары нәтиҗәләре буенча оешма укырга кереш сынауларны бирмичә генә керүчеләрнең һәм укырга БДИ нәтиҗәләре һәм (яки) кереш имтиханнары нәтиҗәләре буенча кабул ителүчеләрнең исемлекләрен әзерли.
Әлеге мәгълүматлар югары уку йортының рәсми сайтында һәм мәгълүмат стендында урнаштырыла.
 
5. Югары уку йортына керүгә ризалык турында граиза бирү.
 
Укырга алыну өчен укырга керүче укырга алыну турында гаризалар тапшыру көне башлану һәм мондый гаризалар кабул ителүнең соңгы көненә кадәрге вакыт аралыгында  укырга алынуга ризалык турында гариза тапшыра. Укырга алынуга ризалык турында гаризалар кабул ителүнең соңгы көнендә әлеге гариза җирле вакыт белән 18.00 сәгатьтән дә соңга калмыйча оешмага тапшырыла.
Укырга алынуга ризалык турында гаризага шулай ук тиешле дәрәҗәдәге белем алганлык турындагы документның төп нөсхәсе дә теркәлә.
Укырга аерым шартларда кабул ителгәндә укырга алынуга ризалык турында гариза белем алуга кабул ителү турындагы гариза белән бергә бирелә.
 
Файдалы сылтамалар:
 
Укырга бюджет ассигнованиеләре хисабына бакалавриат һәм специалитет прграммалары буенча алган чакта иҗади һәм (яки) профессиональ юнәлештәге өстәмә кереш имтиханнар уздырыла торган белгечлекләр һәм (яки) әзерлек юнәлешләренең исемлеге http://www.consultant.ru/document/cons_doc_LAW_159592/#dst100013
 
pdf
Скачать текст
PDF, 322.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International