Индивидуаль уңышларны исәпкә алу
 
Югары уку йорты түбәндәге индивидуаль уңышлр өчен баллар бирергә мөмкин:
а) спортның Олимпия, Паралимпия, Сурдлимпия уеннары программасына кертелгән төрләре буенча  Олимпия, Паралимпия, Сурдлимпия уеннары чемпионнары һәм призерлары, дөнья чемпионы, Европа чемпионы, дөнья беренчелеге, Европа беренчелеге җиңүчесе статусына ия  булганда, ГТО көмеш яки алтын аерымлык билгеләренә ия булганда – физкультура һәм спорт өлкәсе белгечлекләре һәм әзерлек юнәлешләре өлкәләренә карамаган белгечлекләр һәм әзерлек юнәлешләре буенча укырга кабул ителгәндә;
б) урта гомуми белем алу турында бары тик бишле билгеләре генә булган аттестат булу;
в) волонтерлык (ирекле ярдәмче) эшен башкару өчен (әгәр дә әлеге эшчәнлекне башкарган вакыттан документлар бирү вакытына кадәр дүрт елдан артык вакыт узмаган булса);
г) укырга керүченең олимпиадаларда яки сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм күрсәтү максатыннан уздырыла торган башка интеллектуаль һәм (яки) иҗади конкурсларда, физкультура һәм спорт чараларында катнашуы һәм (яки) катнашуы нәтиҗәләре;
д) урта гомуми белем бирү программасы буенча белем бирүче оешманың чыгарылыш классында язылган йомгаклау мәктәп иншасы өчен югары уку йорты тарафыннан куелган билге (укырга керүче мондый иншаны тәкъдим иткән очракта).
Бу очракта югары уку йортының рәсми сайтында һәм мәгълүмат стендында урнаштырылырга тиеш:
- оешма тарафыннан мөстәкыйль рәвештә расланган укырга кабул итү кагыйдәләре;
- укырга керүченең индивидуаль уңышларын исәпкә алу тәртибе турындагы мәгълүмат.
Өстәлә торган баллар саны
Бакалавриат һәм специалитет программалары буенча укырга кабул ителгәндә:
- индивидуаль уңышлар өчен суммар  күләмдә 10 баллдан артык түгел;
- чыгарылыш классларында йомгаклау иншасы өчен 10 баллдан артык түгел.
Магистратура программалары буенча укырга кабул ителгәндә югары уку йорты исәпкә алына торган индивидуаль уңышлар исемлеген һәм аларны исәпкә алу тәртибен мөстәкыйль рәвештә билгели.
Индивидуаль уңышлар өчен баллар индивидуаль уңышлар нәтиҗәләрен раслаучы документларны күрсәткән укырга керүчегә бирелергә мөмкиннәр һәм алар югары уку йортына кергәндә исәпкә алына торган конкурс баллары суммасына керәләр. Индивидуаль уңышлар өчен баллар бирү-бирмәү турындагы карарны югары уку йорты үзе теләгәнчә кабул итә.
 
pdf
Скачать текст
PDF, 246.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International