Стипендияләр һәм аларның төрләре
 
Дәүләт академия стипендиясе
 
Бу стипендия студентларга, икенче төрле әйткәндә урта профессиональ белем, бакалавриат, специалитет яки магистратура программалары буенча белем алучы затларга түбәндәге шартлар исәпкә алынып бирелә:
1. түләүсез (бюджет) нигездә ук;  
2. көндезге бүлектә уку;
3. академик бурыч булмау;
4. арадаш аттестацияләр нәтиҗәләре буенча “канәгатьләнерлек”билгесе булмау.
Дәүләт академия стипендиясенең конкрет күләмен уку йорты мөстәкыйль рәвештә билгели, әмма ул билгеләнгән нормалардан ким була алмый.
 
Дәүләт социаль стипендиясе
 
Әлеге стипендияләр шул исәптән түбәндәге категорияләрдәге студентларга билгеләнә:
- ятим балалар һәм ата-ана яклавыннан мәхрүм калган балалар һәм алар арасыннан булган балалар  булып торучы студентларга;
- уку чорында әти-әнисен яки аларның берсен югалткан затларга;
- инвалид балаларга, I һәм II төркем инвалидларга,балачактан инвалидларга;
- Чернобыль АЭСы һәлакәте нәтиҗәсендә нурланыш алуга дучар булучыларга һәм Семипалатинск полигонында сынаулар нәтиҗәсендә радиация һәлакәтенә дучар булучыларга;
- хәрби хезмәт узу чорында хәрби травмалар алу яки авырулар алу аркасында инвалид булучыларга һәм хәрби бәрелешләр ветераннарына;
- дәүләт социаль ярдәмен алуга хокуклы затларга;
- РФ Кораллы көчләрендә, РФ ЭЭМ эчке гаскәрләрендә, башкарма хакимиятнең федераль органнары каршындагы инженер-техник, юл-төзелеш хәрби формированиеләрендә,  коткару хәрби формированиеләрендә, РФ милли гвардия гаскәрләрендә, РФ тышкы разведка хезмәтендә, иминлек федераль хезмәте органнарында, дәүләт сагы органнарында һәм Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнарын мобилизацияле әзерлек белән тәэмин итү федераль органнарында содатлар, матрослар, сержантлар, старшиналар булып өч елдан ким булмаган вакыт контракт нигезендә хезмәт иткән затларга һәм контракт тәмамлану, сәламәтлек торышы , оештыру-штат чаралары, гаилә хәле, контракт шартларының ихтирамга лаек сәбәпләр аркасында яки системалы рәвештә бозылуы сәбәпле хәрби хезмәттән азат ителүчеләргә.
Студентның әлеге категорияләрнең берсенә керүен раслаучы документлар булып торалар:
- таныклык;
- белешмәләр;
- хәрби билетлар һәм контрактлар;
- дәүләт социаль ярдәме билгеләнү турындагы раслау кәгазе.
Белем бирү учреждениесе дәүләт социаль стипендиясе күләмен мөстәкыйль билгели, әмма ул билгеләнгән нормативлардан азрак була алмый. 
 
РФ Президенты стипендияләре һәм РФ Хөкүмәте стипендияләре
 
Мондый стипендияләргә керә:
- перспективалы фәнни эзләнүләр һәм Россия икътисадын модернизацияләү юнәлешендә төрле эшләр башкарган галимнәр һәм аспирантлар өчен РФ Президенты стипендиясе . Стипендиянең күләме - 22 800 сум.
- Россия икътисадын модернизацияләү һәм аны үстерүнең өстенлекле юнәлешләре буенча белгечлекләр буенча көндезге бүлектә югары белем алучы студентлар (курсантлар, тыңлаучылар) һәм аспирантлар (адъюнктлар) өчен РФ Хөкүмәте стипендиясе. (Студентлар (курсантлар, тыңлаучылар) өчен – ай саен 5000 сум, аспирантлар (адъюнктлар) өчен – ай саен 10 000 сум);
-югары белем бирү учреждениеләренең  укуда һәм фәнни эзләнүләрдә зур уңышларга ирешкән студентларына, аспирантларына, адъюнктларына, тыңлаучыларына  һәм курсантларына.  (Студентлар (курсантлар, тыңлаучылар) өчен - 2200 сум, аспирантлар (адъюнктлар) өчен - 4500 сум).
- талантлы яшьләргә дәүләт ярдәме, урта профессиональ белем белгечлекләрен һәм эшче профессияләрнең дәрәҗәсен арттыру максатыннан РФ Хөкүмәте стипендиясе. РФ икътисадын модернизацияләү һәм технологик үстерүнең өстенлекле юнәлешләренә туры килә торган программалары буенча квалификацияле эшчеләр, дәүләт аккредитациясенә ия булган хезмәткәрләр әзерләү буенча белем алучылар өчен стипендия күләме - 2000 сум, урта звено белгечләрен әзерләү программасы буенча белем алучыларга  - 4000 сум.
- көндезге бүлектә бюджет нигезендә белем алучы студентлар (курсантлар), аспирантлар (адъюнктлар) өчен, шулай ук дәүләт иминлеге һәм оборонасы мәнфәгатьләрендә, белгечлекләр яки әзерлек юнәлешләре буенча законнарны һәм хокук тәртибен тәэмин итү, икътисадны модернизацияләү һәм техник үстерү өстенлекле юнәлешләренә туры килә торган мәгариф оешмалары тыңлаучыларына  РФ Президенты стипендияләре. Студентлар (курсантлар, тыңлаучылар) өчен - 7000 сум., аспирантлар (адъюнктлар) өчен - 14 000 сум.
 
Стипендияләрнең башка төрләре
 
Исемле стипендияләр дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, юридик һәм физик затлар тарафыннан гамәлгә куела. Бу затлар мондый стипендияләрне түләү шартларын һәм аларның күләмнәрен мөстәкыйль билгелиләр.
Белем алучыга шул исәптән аларны укырга җибәргән юридик яки физик затлар тарафыннан билгеләнә торган стипендияләр. Мондый стипендияләрнең күләмнәре тиешле юридик һәм физик затлар тарафыннан билгеләнә.
Әзерлек бүлекләре тыңлаучыларына стипендияләр РФ Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән күләмдә һәм башкарма хакимиятнең мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәтен эшләү һәм норматив-хокукый җайга салуны гамәлгә ашыручы федераль органы тарафыннан каралган тәртиптә түләнә. Стипендия күләме 2000 сум.
 
 
 
pdf
Скачать текст
PDF, 356.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International