Уку йортына кабат торгызылу
 
Уку йортыннан үз теләге белән яки ихтирамга лаек  сәбәп белән чыгарылганда кабат торгызылу
 
Студент югары уку йортыннан чыгарылган мизгелдән  биш ел эчендә,  әмма үзе чыгарылган уку елы (семестр) беткәнчегә кадәрге вакыт эчендә уку йортына кабат кайтырга мөмкин.
Уку йортына кабат кабул ителү өчен югары уку йорты ректоры исеменә гариза язарга һәм түбәндәге документларны җыярга кирәк:
- шәхесне ачыклаучы документ (паспорт);
- белем алу турында документ;
- академик белешмә яки белем алу яки белем алган чор турындагы белешмә;
- уку йортыннан чыгарылу сәбәпләренең ихтирамга лаек икәнлеген раслаучы документлар. (Кайсы сәбәпләрнең ихтирамга лаек, кайсыларының лаек түгеллеген югары уку йорты үз локаль норматив актларында билгели).
Әгәр дә югары уку йортыннан чыгарылуга ихтирамга лаеклы сәбәпләр юкка чыккан икән, сезне, буш урыннар булган очракта, уку йортыннан җибәрелгәнче укыган шул ук курска һәм шул ук белем алу формасы буенча алырга тиешләр.
Буш урыннар булмаган очракта конкурс сайлап алуы уздырылырга мөмкин, бу очракта белем алу яки белем алган чор турындагы белешмәдәге (академик белешмә) билгеләр исәпкә алына. 
 
Ихтирамга лаек булмаган сәбәп белән чыгарылганда кабат торгызылу
 
Барыннан да элек югары уку йотының ихтирамга лаек булмаган сәбәпләр аркасында уку йортыннан чыгарылу очрагында уку йортына кабат торгызылу тәртибен һәм шартларын регламентлаучы локаль норматив актлары белән танышыгыз.
Уку йортына кабат кабул ителү өчен югары уку йорты ректоры исеменә гариза язарга һәм түбәндәге документларны ( ихтирамга лаек сәбәп аркасында уку йортына кабат торгызылу өчен кирәк булган кебек) җыярга кирәк:
- шәхесне ачыклаучы документ (паспорт);
- белем алу турында документ;
- академик белешмә яки белем алу яки белем алган чор турындагы белешмә. Бу документ уку йортыннан чыгарылганда бирелә.
Югары уку йортының локаль норматив акты башка докуменларны да күздә тотарга мөмкин.
Документларны карап тикшергәннән соң, әгәр дә уку йортыннан җибәрелү өлгермәүчелек аркасында булган икән, сезгә бирелми калган имтиханнарны бирергә һәм үзегез җибәрелгән семестрдлан укый башларга тәкъдим итәчәкләр. Әмма күпчелек очракларда буш урыннар булганда студентлар белем алуларын түләүле нигездә дәвам итәләр.
 
pdf
Скачать текст
PDF, 263.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International