Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау турында 2018 ел өчен хисап (2017 ел белән чагыштырып) ​​
 
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына 2018 елда гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә АНАЛИЗ
 
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына (алга таба – Министрлык) 2018 елның 1 гыйнварыннан алып 2018 елның 29 декабренә кадәр гражданнардан  875 мөрәҗәгать кергән (2017 елның шул чорына 1057 мөрәҗәгать кергән булган). Шулардан 758 мөрәҗәгать язма рәвештә, Интернет кабул итү бүлмәсе аша - 242 мөрәҗәгать кергән.
Татар телендәгеләре – 3 мөрәҗәгать  (2017 елда – 12).
Гражданнарны кабул итү билгеләнгән көннәрдә расланган график нигезендә Министрлык җитәкчелеге тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Министрлык җитәкчелеге тарафыннан турыдан-туры 32 кеше кабул ителгән. Гражданнарны кабул итү буенча Балык Бистәсе, Чирмешән, Зеленодольск, Бөгелмә, Минзәлә, Кама Тамагы, Менделеевск, Чистай, Апас, Баулы, Әгерҗе, Лаеш, Мамадыш, Кайбыч муниципаль районнарында оештырылган күчмә чараларда  69 кеше кабул ителгән.  Әлеге периодта 3 видеокабул итү оештырылды, 16 кеше кабул ителде.
Килеп ирешкән корреспонденция мөрәҗәгатьләрдә күтәрелгән мәсьәләләр һәм Министрлык компетенциясен исәпкә алып карала.
Хисап чорында гражданнар түбәндәге тематикалар буенча еш мөрәҗәгать иткәннәр:
 
Конституцион төзелеш. (Дәүләт телләре. Балигъ булмаганнарның хокуклары. Россия Федерациясе һәм Россия Федерациясе субъектларының дәүләт символлары.)
219 (мөрәҗәгатьләрнең гомуми саныннан 25%)
Икътисад. (Җирләрдән файдалану һәм аларны саклау. Шәһәр төзелеше һәм архитектура. Транспорт. Финанслар. Авыл хуҗалыгы.)
97 (мөрәҗәгатьләрнең гомуми саныннан 11%)
Саклану, куркынычсызлык, законлылык.  (Җәмәгать судьялары һәм суд приставлары эшчәнлеге турында. Нотариат. Адвокатура. Эчке эшләр органнары гамәлләренә шикаятьләр. Иминлек һәм хокук тәртибен саклау.)
292 (мөрәҗәгатьләрнең гомуми саныннан 33,3%)
Торак-коммуналь өлкә. (Торак фонд. Коммуналь-көнкүреш хезмәтләре өчен түләү. Авария хәлендәге торактан күченү)
42 (мөрәҗәгатьләрнең гомуми саныннан 5%)
Социаль өлкә. (Гаилә. Социаль тәэмин ителеш һәм  социаль иминләү. Мәгариф. Халыкның хезмәте һәм мәшгульлеге.)
225 (мөрәҗәгатьләрнең гомуми саныннан 25,7%)
 
Быел гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр саны сизелерлек кимү аерым кредит оешмаларының 2017 елда эшчәнлекләре туктатылу белән бәйле мөрәҗәгатьләрнең кимүе белән аңлатыла (2017 елда – 339 берәмлек, 2018 елда – 11 берәмлек).
Моңа эшчәнлекләре туктатылган банклар клиентларына ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 9 мартындагы 399-р номерлы карары нигезендә булдырылган эшче төркемнең хокукый ярдәме булышлык итте.
Гражданнардан Министрлыкка кергән барлык мөрәҗәгатьләр дә «Россия Федерациясендә гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» 2006 елның 2 маендагы 59-ФЗ номерлы Федераль закон һәм «Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында» 2003 елның 12 маендагы 16-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы нигезендә каралалар.
 
Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволарының 2018 елда гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүләре турында СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
 
 
Министрлык/Ведомство
Гражданнардан 2018 елда кергән барлык мөрәҗәгатьләр
*
Гражданнардан 2017 елда кергән барлык мөрәҗәгатьләр
 
Язма булмаган мөрәҗәгатьләр  (шәхси кабул итү барышында  һәм телефон аша)
Шул исәптән җитәкчеләр тарафыннан шәхсән кабул итү
 
Шул исәптән видеоконференцияләр системасы буенча кабул итү
 
Язма мөрәҗәгатьләр
Шул исәптән интернет-кабул итү бүлмәсе аша кергән
**
Контрольгә алынган
Урынга чыгып тикшерелгән
Уңай хәл ителгән
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы
875
1057
117
3
16
758
242
875
1
17
 
*Барлык мөрәҗәгатьләр  = язма һәм язма булмаган мөрәҗәгатьләр бүлемнәренең уртак суммасы.
**Интернет кабул итү бүлмәсе язма мөрәҗәгатьләр санына керә.
pdf
Скачать текст
PDF, 361.7 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International