Туристның хокуклары һәм бурычлары
 
Туристның хокуклары
 
Сәяхәткә әзерләнгән чакта, аны транзитны да кертеп гамәлгә ашырганда турист хокуклы:
1. вакытлыча яшәү өчен сайланган илгә (урынга) керү һәм анда яшәү кагыйдәләре, җирле халыкның гореф-гадәтләре, дини инанулар, аеруча саклана торган изге әйберләр, тарихи, табигый һәйкәлләр һәм туристлык күрсәтмәлелегендәге башка объектлар, әйләнә-тирә мохитнең торышы турында тиешле һәм дөрес мәгълүматка;
2. күчеп йөрү ирегенә, вакытлыча яшәү өчен сайланган илдә (урында) кабул ителгән чикләү чараларын исәпкә алып, туристлык ресурсларына ирекле керүгә;
3. шәхси иминлекне, үзеңнең кулланучылар хокукларын һәм мөлкәтеңнең сакланышын тәэмин итү, кичектергесез медицина ярдәмен тоткарлыксыз алуга;
4. күчмә туризм өлкәсендә туроператорлар берләшмәсенең резерв фонды акчалары исәбенә экстрен ярдәмне гамәлгә ашыруга;
5. туроператор яки турагент тарафыннан туристлык продуктын Россия Федерациясе законнары нигезендә билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашыру турындагы килешү үтәлмәгән очракта мораль зыянны компенсацияләү һәм каплауга;
6. вакытлыча яшәү урыны итеп сайланган илнең (урынның) хакимият органнарының хокукый һәм башка кичектергесез ярдәмен алуга булышлык итүгә;
7. элемтә чараларын тоткарлыксыз алуга;
8. туроператор турындагы мәгълүматларны реестрга кертү турындагы белешмә күчермәсен алуга;
9. сәяхәт кылу һәм туроператорның финанс тәэмин ителеше белән капланмаган җапавлылыгы белән бәйле, шул исәптән туроператорның туристлык продуктын гамәлгә ашыру турындагы килешү буенча йөкләмәләрен тишенчә үтәмәве белән бәйле куркынычларны ирекле рәвештә иминләү мөмкинлеге турындагы мәгълүматка.
 
Туристның бурычлары
 
Сәяхәт иткәндә, транзитны да кертеп, турист бурычлы:
1. вакытлыча яшәү урыны итеп сайланган ил (урын) законнарын үтәргә, аның социаль торышын, гореф-гадәтләрен, традицияләрен, дини инануларын хөрмәт итәргә;
2. әйләнә-тирә мохитне, табигый һәйкәлләрне сакларга, вакытлыча яшәү урыны итеп сайланган ил (урын) тарихына һәм мәдәниятенә ихтирамлы булырга;
3. вакытлыча яшәү урыны итеп сайланган илгә (урынга) керү, анда булу һәм аннан чыгу кагыйдәләрен үтәргә, шулай ук транзит белән үтеп китә торган илләрдә дә;
4. сәяхәт вакытында шәхси иминлек кагыйдәләрен үтәргә.
 
Файдалы сылтамалар:
 
Россия Федерациясе Туристлык буенча федераль агентлыгының рәсми сайты - https://www.russiatourism.ru/
 
pdf
Скачать текст
PDF, 144.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International