РФ гражданинының Россия чикләреннән чыгуына чикләүләр
 
Россия Федерациясе гражданинының Россия Федерациясе чикләреннән чыккан чакта хокуклары түбәндәге очракларда вакытлыча чикләнергә мөмкин, әгәр дә ул:
1) аеруча әһәмияткә ия мәгълүматлар яки дәүләт серенә мөнәсәбәттәге тулысынча серле мәгълүматлар белән эшләгәндә, әгәр дә ул Россия Федерациясеннән чыгу хокукын вакытлыча чикләүне күздә тоткан хезмәт килешүе (контракт) төзегән булса, затны хокукларны чикләү аеруча әһәмияткә ия мәгълүматлар яки дәүләт серенә мөнәсәбәттәге тулысынча серле мәгълүматлар белән соңгы таныштыру вакытыннан соң биш елдан артырга тиеш түгел, - хезмәт килешүе (контракт) белән билгеләнгән яки федераль законнарда билгеләнгән чикләүләр вакыты чыкканчыга кадәр.
2) Россия Федерациясе законнары нигезендә хәрби хезмәткә чакырылган яки альтернатив гражданлык хезмәтенә юлланган очракта, - хәрби хезмәтне яки альтернатив гражданлык хезмәтен тәмамлаганчы;
3) Россия Федерациясенең җинаять-процессуаль законнары нигезендә гаепләнүче сыйфатында җәзага тартылганда яки җинаять кылуда шикле зат булып торса, - эш буенча карар кабул ителгәнгә яки суд карары законлы көченә кергәнчегә кадәр;
4) җинаяь кылган өчен җәзага тартылганда, - җәзаны үтәгәнче яки аны үтәүдән азат ителгәнче;
5) аңа суд тарафыннан йөкләнгән йөкләмәләрне үтәүдән качканда, - йөкләмәләрне үтәгәнче яки яклар арасында килешүгә килгәнче;
6) Россия Федерациясе чикләреннән чыгу өчен документлар тутырганда үзе турында ялган мәгълүматлар биргән булса, - мәсьәләнең мондый документларны рәсмиләштерүче орган тарафыннан бер айдан артмаган вакыт эчендә хәл ителүенә кадәр;
7) федераль иминлек хезмәте органнарында дәүләт хезмәтен башкара (эшли) икән, - әлеге контракт (хезмәт килешүе) вакыты чыкканчыга кадәр;
8) түләргә сәләтсез (банкрот) дип танылганда – арбитраж суды тарафыннан түләүгә сәләтсезлек (банкротлык) турында ачылган эшне ябу яки туктату турында карар чыгарылганга кадәр, шул исәптән тынычлык килешүенең арбираж суды тарафыннан раслануы нәтиҗәләре буенча.
 
pdf
Скачать текст
PDF, 146.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International