Картлык буенча иминиятләү пенсиясен билгеләү шартлары
 
Картлык буенча иминиятләү пенсиясен алу хокукына 60 яшькә җиткән ир-атлар һәм 55 яшькә җиткән хатын-кызлар хокуклы.
Дәүләт хезмәтләрендә һәм муниципаль хезмәтләрдә эшләүчеләргә, дәүләт граждан хезмәте һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүче затларга картлык буенча иминиятләү пенсиясе “Иминиятләү пенсияләре турында” Федераль законда күрсәтелгән яшькә җиткәч билгеләнә.
 
Мөһим!
Картлык буенча иминиятләү пенсиясе 15 елдан ким булмаган иминиятләү стажы булганда билгеләнә.
Картлык буенча иминият пенсиясе зурлыгы 30дан ким булмаган шәхси пенсия коэффициенты булганда билгеләнә.
Шәхси пенсия коэффициенты – иминиятләштерелгән затның иминият пенсиясен алуга пенсия хокукларын чагыштырма берәмлекләрдә чагылдыручы, иминият пенсиясенә РФ Пенсия фондына исәпләнгән һәм түләнгән, аны финанслау өчен каралган пенсия взносларын, иминият стажы дәвамлылыгын исәпкә алып, шулай ук иминият пенсиясен алудан билгеле бер вакытка баш тартудан чыгып формалаштырылган параметр.
 
pdf
Скачать текст
PDF, 157.3 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International