Суд аппараты хезмәткәрләренең тәртип кагыйдәләре

2006 елның 27 апрелендә кабул ителгән 156 номерлы
Россия Федерациясе Судьялары советы карары белән
расланды
 
 
 
Суд аппараты хезмәткәрләренең тәртип кагыйдәләре
Кереш
Россия Федерациясе суд системасындагы вазыйфаларда дәүләт граждан хезмәтен алып баручы һәм үтәүче буларак, суд аппаратының һәр хезмәткәре дәүләт, җәмгыять, гражданнар алдында үзенең җаваплылыгын аңларга һәм җәмгыять ышанычын акларга омтылырга; суд хакимияте абруен ныгытырга, җәмәгатьчелек аңында судка, суд карарларына карата ихтирамлы мөнәсәбәт булдырырга булышлык итәргә; җәмгыятьтә судның гаделлегенә, турылыгына һәм бәйсезлегенә ышаныч урнаштырырга булышлык итәргә тиеш. Бу Кагыйдәләрнең нигезләмәләре суд аппараты хезмәткәрләре тәртибенең граждан хезмәткәрләренең хезмәт урыннарында тәртибенә карата закон белән билгеләнгән таләпләреннән чыгучы әхлакый нормаларын тәгаенләштерәләр һәм аныклыйлар, аларны югарыда аталган максатларга ирешү чарасы итеп карарга һәм файдаланырга кирәк. Кагыйдәләр дәүләт хезмәткәрләренең дәүләт граждан хезмәтен үтү турында хезмәт шартнамәсенә алар тарафыннан кул куелган вакыттан хезмәт шартларының бер өлеше булып тора.
1. Суд аппараты хезмәткәренең әхлакый тәртипнең хокукый нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәү бурычы
1.1. Суд аппаратының һәр хезмәткәре үзенең хезмәт эшчәнлегендә һәм хезмәттән читтә Россия Федерациясе Конституциясен үтәргә, “Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында” Федераль законга, граждан хезмәткәренең хокукый урынын (статусын) билгеләүче башка норматив хокукый актларга, бу Кагыйдәләр белән билгеләнгән тәртип кагыйдәләренә, гомум кабул ителгән әхлак нормаларына таянып эшләргә бурычлы. Суд аппараты хезмәткәре бу Кагыйдәләр белән билгеләнгән чикләүләрне үтәргә, тыюларны бозмаска, хезмәт тәртибенә карата бурычларны һәм таләпләрне үтәргә, әхлакый тәртип  нормаларын хөрмәт итәргә һәм шәхсән үтәргә тиеш. Суд аппараты хезмәткәре әхлакый тәртип  нормаларын бозуга этәрергә теләгән теләсә кайсы очраклар турында үзенең турыдан-туры җитәкчелегенә хәбәр итәргә тиеш.
1.2. Суд аппараты хезмәткәре шәхси, гаилә, иҗтимагый һәм башка мөнәсәбәтләрнең хезмәт тәртибенә яки аның тарафыннан кабул ителә торган карарларга тәэсир итүенә юл куймаска тиеш.
1.3. Суд аппараты хезмәткәре үз хезмәт урынын үзенә файда алу өчен, башка затларның шәхси мәнфәгатьләрендә кулланырга тиеш түгел.
2. Хезмәт эшчәнлегендәге өстенлек
2.1. Суд аппараты хезмәткәре үз хезмәт вазыйфаларын башкарганда кеше һәм граждан хокукларын һәм иреген яклауның суд хакимияте эшчәнлеге мәгънәсен һәм эчтәлеген билгеләвеннән чыгып эш итәргә тиеш.
2.2. Суд аппараты хезмәткәре хезмәт эшчәнлеген башкарганда үзенең хокукларын тулы күләмдә гамәлгә ашырырга һәм аңа йөкләнгән вазыйфаларны тулы күләмдә башкарырга, хокук принципларына һәм граждан хезмәтенә тугрылыкны югары куярга тиеш.
2.3. Суд аппараты хезмәткәре шуны истә тотарга тиеш: аның хезмәте процессында тәэсир итү объекты булып кеше (аның акылы, аңы, иреге, сәламәтлеге, тәртибе һ.б.), җәмгыять, социаль институтлар һәм процесслар тора.
2.4. Суд аппараты хезмәткәре теләсә кайсы очракта да  үзенең абруен саклап калырга, үзенең намусына тугры булырга, суд хакимияте авторитетын төшерә, суд абруена зарар китерә, хезмәт вазыйфаларын башкарганда аның объектив һәм мөстәкыйль булуына шик уята алган һәр нәрсәдән качарга тиеш. Суд аппараты хезмәткәре аның намусын, абруен таплаучы һәм суд хакимияте авторитетын төшерүче гамәлләр кылмаска бурычлы.
3. Хезмәт вазыйфаларын башкарганда суд аппараты хезмәткәренең бурычлары
3.1. Суд аппараты хезмәткәре хезмәт вазыйфаларын дөрес һәм намус белән, вазыйфаи регламентка туры китереп, югары профессиональ дәрәҗәдә башкарырга тиеш. Вазыйфаи функцияләрне башкару белән бәйле төгәл билгеле мәсьәләләрне мөстәкыйльлек, югары оешканлык, таләпчәнлек һәм принципиальлек күрсәтеп, вакытында һәм нәтиҗәле хәл итәргә тиеш.
3.2. Суд аппараты хезмәткәре үз эшенә тугры булуы, эшкә җаваплы каравы, дисциплиналылыгы, эшне төгәл башкаручанлыгы һәм хезмәт сөючәнлеге белән аерылып торырга тиеш. Суд аппаратының һәр хезмәткәре судның эчке тәртип кагыйдәләрен үтәргә һәм эш вакытын җитештерүчән хезмәт өчен файдаланырга тиеш. Суд аппараты хезмәткәре хезмәт вазыйфаларын башкарганда актив граждан позициясен биләп торырга, хезмәт мәнфәгатьләрен югары куярга, профессиональ хезмәт эшчәнлеген камилләштерү буенча тәкъдимнәр кертергә тиеш.
3.3. Суд аппараты хезмәткәре судның башка хезмәткәрләренә аларның хезмәт вазыйфаларын башкарырга комачаулаучы гамәлләрдән, яисә вазыйфасы буенча рәсми төстә аңа билгеләнмәгән вазыйфалар башкаруны үз өстенә алудан тыелырга бурычлы.
3.4. Суд аппараты хезмәткәре хезмәт бәхәсен җайга салу вакытынды хезмәт вазыйфаларын башкаруны туктатырга хокуксыз, ул аны закон нигезендә хәл итәргә тиеш.
3.5. Суд аппараты хезмәткәре үз вәкаләтләре кысаларында тиешле җитәкчеләр тарафыннан аңа бирелгән йөкләмәләрне үтәргә, законсыз йөкләмә алынган очракта законда билгеләнгән гамәлләр тәртибен үтәргә, җитәкче карарларының законлылыгы турында мәсьәләләрне хәл итүгә җаваплы һәм нәзакәтле якын килергә тиеш.
4. Хезмәт вазыйфаларын башкарганда суд аппараты хезмәткәренә таләпләр
 4.1. Суд аппараты хезмәткәре судьялар тарафыннан эшләр карап тикшерелү барышына йогынты ясарга яки йогынты ясарга тырышырга, шулай ук үз хезмәтендә процесста катнашучы якларның берәрсе, яки адвокатлар өчен уңай булырлык гамәлләр кулланырга, я моның мөмкин булуы турында тәэсир тудырырга тиеш түгел.
4.2. Суд аппараты хезмәткәре үз вазыйфаларын башкарганда кемнең нинди расага, дингә, милләткә, җенескә, я сәяси агымга, социаль чыгышына, мөлкәти һәм вазыйфаи хәленә, аралашу теленә яки бүтән шартларга каравына нигезләнеп, аңа карата тискәре мөнәсәбәт күрсәтергә һәм дискриминацияләргә (сүз белән яки гамәлләр аша) яки берәр иҗтимагый яки дини берләшмәләргә, һөнәри яки социаль төркемнәргә, оешмаларга һәм гражданнарга өстенлек бирергә тиеш түгел. Суд аппараты хезмәткәре Россия Федерациясе халыкларының әхлакый гореф-гадәтләренә һәм традицияләренә хөрмәт күрсәтергә, төрле этник һәм социаль төркемнәрнең, шулай ук конфессияләрнең мәдәни һәм бүтән үзенчәлекләрен истә тотарга, милләтара һәм конфессияара килешүләргә этәрергә тиеш.
4.3. Җәмәгатьчелек фикере, суд яки суд аппараты хезмәткәре эшчәнлегенә карата булырга мөмкин тәнкыйть суд хезмәткәре үз вазыйфаларын башкарганда кылган гамәлләрнең дөреслегенә һәм нигезләнгән булуына тәэсир итәргә тиеш түгел. Суд аппараты хезмәткәре судка мөрәҗәгать иткән һәр кешенең дә ихтирамлы мөнәсәбәткә, ярдәмгә һәм игътибарлы хезмәт күрсәтелүгә хокуклы булуын, ә аның проблемалары мәшәкатьле була алмавын истә тотарга тиеш. Гражданнар, суд тикшерүендә катнашучылар, судьялар, хезмәттәшләре һәм персонал белән аралашу барышында тиешле профессиональлек тәэсире калдырырга омтылырга тиеш. Суд аппараты хезмәткәренә ачык мөлаем йөз сакларга, тигез, тыныч тавыш белән сөйләшергә, чамадан тыш кулларын селтәүдән качарга кирәк. Суд аппараты хезмәткәре аннан бу хакта сораганда, үзе белән таныштырырга бурычлы. Суд аппараты хезмәткәре гражданнар, суд тикшерүендә катнашучылар, хезмәттәшләре һәм суд персоналы ягыннан хурлауларга, гаепләүләргә яки тәнкыйтькә каршы гаепләүләр, хурлаулар, тәнкыйть яки башка кешенең намусын һәм абруен кимсетә торган бүтән агрессивлык күрсәтеп җавап бирергә тиеш түгел. Судья белән сөйләшкәндә, суд аппараты хезмәткәрләре тиешле ихтирам күрсәтергә һәм суд процессы барышында судьяга “Галиҗәнап” дип, өченче затлар белән әңгәмәдә судьяга карата “Судья (алга таба судьяның фамилиясен, исемен, әтисенең исемен әйтергә)” дип мөрәҗәгать итәргә, бүтән очракларда судьяга исеме, әтисенең исеме белән мөрәҗәгать итү рөхсәт ителә. Гражданнар, суд тикшерүендә катнашучылар яки суд хезмәткәрләре белән сөйләшкәндә, исемен һәм әтисенең исемен, рөхсәт ителгән очракларда – ялгызлык исемен куллану мәслихәт. Суд аппараты хезмәткәре аппаратның башка хезмәткәрләре яки килүчеләр турында түбәнсетүле сөйләшергә һәм фикер белдерергә тиеш түгел. Усал ниятле гайбәтләр тарату һәм сүгенү сүзләрен куллану рөхсәт ителми.
4.5. Суд аппараты хезмәткәренең тышкы кыяфәте пөхтә булырга һәм профессиональлек тәэсире калдырырга тиеш. Суд аппараты хезмәткәре фамилиясе, исеме, әтисенең исеме күрсәтелгән бэйдж тагып йөрергә һәм аннан бу хакта сораганда исемен әйтергә бурычлы. Класслы чиннары булган суд аппараты хезмәткәрләре - хезмәт формасында, суд аппаратының башка хезмәткәрләре - тиешле эшлекле киемдә йөрергә тиеш.
4.6. Суд аппараты хезмәткәре телефоннан аралашу һәм мәгълүмат бирү кагыйдәләрен үтәргә бурычлы. Суд аппараты хезмәткәре телефоннан эшлекле әңгәмәне сәламләү сүзләреннән һәм үзенең учреждениесен, биләп торган вазыйфасын һәм үз фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итүдән башларга бурычлы. Телефоннан суд аппараты хезмәткәре бирә торган мәгълүмат максималь кыска һәм кысылган булырга тиеш. Папкаларны актарып, хезмәттәшләре белән киңәшләшеп яки компьютерда мәгълүмат эзләп телефон линиясен озакка алып тору рөхсәт ителми. Зарур очракларда, сорала торган мәгълүматны әзерләп бетергәч, суд аппараты хезмәткәренә кабаттан шалтыратырга кирәк.
4.7. Суд аппаратының һәр хезмәткәре үзенең эш урынын оештыру һәм аның торышы өчен җавап бирә, һәм хезмәт документлары белән эшнең билгеләнгән тәртибен үтәргә тиеш.
4.8. Суд аппараты хезмәткәрләре дәүләт мөлкәтен, шул исәптән аларга хезмәт вазыйфаларын башкару өчен бирелгән әйберләрне сакчыл тотарга, оргтехника чараларына сакчыл карарга, чыгымлы материалларны экономияле кулланырга, хезмәт зарурлыгыннан тумаган шәһәрара һәм җирле телефоннан сөйләшүләргә юл куймаска, матди кыйммәтләрне һәм башка матди ресурсларны саклауның һәм куллануның билгеләнгән тәртибен үтәргә тиеш.
4.9. Суд аппараты хезмәткәрләренә судныкы булган мөлкәтне, документларны, предметларны яки материалларны тиешле рөхсәтсез суд бинасыннан алып чыгу тыела.
4.10. Суд аппараты хезмәткәре ялга яки эш сәфәренә киткәнче үз карамагындагы эш урынын, оргтехника чараларын һәм башка матди кыйммәтләрне тиешле тәртиптә калдырырга; башкарылмаган документларны аларны башка башкаручыга йөкләү турында карар кабул итү өчен югарыдагы җитәкчегә тапшырырга; хезмәт контрактының өзелүе очрагында, барысыннан да кала тагын хезмәт таныклыгын кадрлар хезмәтенә кире кайтарырга бурычлы.
4.11. Суд аппараты хезмәткәре конфиденциаль характердагы белешмәләрне яки хезмәт вазыйфаларын башкару белән бәйле аңа билгеле булган хезмәт мәгълүматын, шул исәптән гражданнарның шәхси тормышларына һәм сәламәтлегенә кагылышлы яки аларның намусына һәм абруена кагылучы белешмәләрне хезмәт вазыйфаларын башкару белән бәйле булмаган максатларда таратырга яки кулланырга хокуксыз, шулай ук мондый мәгълүматны үзенә файда алу максатыннан кулланырга тиеш түгел. Конфиденциаль мәгълүмат үз эченә шулай ук суд эшләре турында мәгълүматны, судьялар, аппарат хезмәткәрләре, судның бүтән хезмәткәрләре эшчәнлегенә кагылышлы мәгълүматны ала. Зарур очракларда, суд аппараты хезмәткәре кайсы мәгълүматның конфиденциаль булуын яки нинди материалларны конфиденциаль дип билгеләргә кирәклекне аңлатуны сорап, үзенең турыдан-туры җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Хезмәт вазыйфаларын башкару белән бәйле суд хезмәткәре ала алган конфиденциаль мәгълүмат бары тик моңа вәкаләтле затлар тарафыннан гына бирелә ала. Суд аппараты хезмәткәрләренә дело буенча якларның бер-берсенә, шаһитләрдән яки адвокатлардан судьяларга, антлы утырышчыларга яки процесста катнашучы берәр як файдасына башка затларга мәгълүматны тәкъдим итү яки бирү тыела. Конфиденциаль дип табылган мәгълүмат закон яки һөнәри этиканы бозуның дәлиле булган я була ала дип тапкан очракта, суд аппаратының һәр хезмәткәре әлеге мәгълүматны үзенең турыдан-туры җитәкчелегенә хәбәр итәргә бурычлы.
4.12. Суд аппараты хезмәткәре халык алданда чыгыш ясауларның һәм хезмәт мәгълүматы бирүнең билгеләнгән кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Гражданнарга, суд тикшерүендә катнашучыларга, судьяларга, суд аппараты хезмәткәрләренә, персоналга бирелә торган мәгълүмат җитәрлек булу (артык кыска да, кирәгеннән артык күп тә булырга тиеш түгел) һәм дөреслек (яңадан тикшерүне таләп итмәскә тиеш) таләпләренә туры килергә тиеш. Суд хезмәткәренең суд каравындагы эшләр буенча халык алдында белдерүләр, суд карарларына аңлатма бирергә, суд карарларын шик астына куярга; судьяларның һәм суд аппараты хезмәткәрләренең профессиональ гамәлләрен тәнкыйтьләргә, шулай ук суд хезмәткәре граждан хезмәте вазыйфасын биләп торган судны да кертеп, дәүләт органнары, аларның җитәкчеләре эшчәнлегенә мөнәсәбәттә халык алдында, шул исәптән массакүләм мәгълүмат чараларында фикер белдерергә, фикер йөртергә һәм бәя бирергә хокукы юк. Әлеге чикләү хезмәт вазыйфаларын башкару тәртибендә судта халык алдында ясалган белдерүләргә таралмый. Массакүләм мәгълүмат чараларыннан кергән мәгълүмат турындагы барлык сораулар да суд аппараты хезмәткәрләре тарафыннан моңа вәкаләтле затларга җибәрелә.
4.13. Суд аппараты хезмәткәре үзенең квалификациясен вазыйфаи бурычларын тиешенчә үтәү өчен кирәкле дәрәҗәдә тотарга, һөнәри осталыгын камилләштерергә һәм хезмәттә үсешкә омтылырга тиеш.
4.14. Суд аппараты хезмәткәренең шәхси тормышына үтеп керү ярамый торган гамәл дип санала, аеруча әгәр ул намуска тия торган булса һәм халык алдында хурлауларга китерсә. Аппаратның һәр хезмәткәренең бурычы – мондый тәртипне һәм мондый сөйләшүләрне кызыксындырмау.
4.15. Суд аппараты хезмәткәре янгын  куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, техник куркынычсызлык таләпләрен һәм санитария-гигиена нормаларын үтәргә бурычлы, аңа суд бинасына шартлаткыч, агулаучы һәм янгын куркынычлы матдәләр алып килү, стандартка туры килмәгән электр җайланмалары һәм җылыткычлар куллану тыела. Суд аппараты хезмәткәрләренә тәмәке тарту өчен махсус җиһазландырылмаган һәм бүлеп бирелмәгән урыннарда тәмәке тарту, суд бинасында алкогольле, наркотиклы яки токсинлы исерү хәлендә булу тыела.
5. Мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу
Суд аппараты хезмәткәре хезмәт вазыйфаларын башкарганда мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмаска, аппаратның әлеге хезмәткәре тарафыннан үз вазыйфаларын гадел һәм тиешенчә үти алуын шик астына куя алган, аның абруена яки суд абруена зыян китерә алган каршылыклы хәлләргә юл куймаска тиеш. Суд аппараты хезмәткәре үз хезмәт эшчәнлегенең объективлыгына тәэсир итү ихтималы булган шартларны һәм гамәлләрне мөстәкыйль бәяләргә тиеш. Әгәр суд хезмәткәре мәнфәгатьләр каршылыгының барлыкка килү мөмкинлеге турында хәбәрдар булса, ул гамәлдәге мәнфәгатьләр каршылыгын аңлау өчен тиешле көчен куярга һәм бу турыда турыдан-туры җитәкчелегенә кичекмәстән хәбәр итәргә бурычлы.
6. Суд аппараты хезмәткәренең вазыйфаларын башкару белән бәйле тыюлар һәм чикләүләр
6.1. Суд аппараты хезмәткәре гамәлдәге законнарда каралган вазыйфаларын башкару белән бәйле тыюларны һәм чикләүләрне үтәргә бурычлы.
6.2. Суд аппараты хезмәткәренә бүләкләүченең суд хезмәткәренә бүләк бирүдән файда алуда, аның тарафыннан хезмәт вазыйфаларын башкарганда аңа тәэсир итүдә турыдан-туры яки читләтеп мәнфәгатьле булу турында нәтиҗә чыгару мөмкинлеге булганда, физик һәм юридик затлардан бүләкләрне (бүләкләр, акчалата бүләкләр, ссудалар, хезмәт күрсәтүләр, күңел ачуларны, ялны, транспорт чыгымнарын түләү яки бүтән бүләкләр) вазыйфаи бурычларын үтәү белән бәйле бүләкләүгә тарту, аны алу яки алырга ризалык белдерү тыела.
6.3.  Суд аппараты хезмәткәре дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләп торган судта өченче затлар эшләре буенча ышанычлы кеше яки вәкил булырга хокуксыз. Суд аппараты хезмәткәре юридик консультацияләр бирергә хокуксыз, әмма ул суд процедураларына кагылышлы рәсми сорауларга вазыйфаи бурычлары кысаларында җавап бирергә тиеш.
6.4. Суд аппараты хезмәткәрләренә гаиләсенең теләсә кайсы якын әгъзасын аңлы рәвештә эшкә алу өчен үткәрү яки тәкъдим итү тыела.
6.5. Суд аппараты хезмәткәре абруена зыян китерә, аның намусына һәм абруена кагыла алган теләсә нинди шәхси элемтәләрдән качарга тиеш.
7. Хезмәттән тыш эшчәнлек вакытында суд аппараты хезмәткәренә куела торган гомуми таләпләр
7.1. Суд аппараты хезмәткәре, әгәр мәнфәгатьләр каршылыгын китереп чыгармаса, профессиональ этиканы бозмаса һәм “Дәүләт граждан хезмәте турында” Федераль закон, бу Кагыйдәләр таләпләренә каршы килмәсә, эшчәнлекнең теләсә кайсы төре белән шөгыльләнергә, бүтән түләүле эш башкарырга хокуклы. Моның белән бергә суд аппараты хезмәткәренең хезмәттән тыш эшчәнлеге, аның бүтән түләүле эш башкаруы, шулай ук тәртибе суд аппараты хезмәткәренең әдәплелегендә һәм намуслылыгында шик уятырга, эшенә яки суд абруена начар тәэсир итәргә тиеш түгел.
7.2. Хезмәттән тыш эшчәнлек, бүтән түләүле эш башкару түбәндәге шартларда гына рөхсәт ителә: законнарда билгеләнгән чикләүләр һәм тыюларны үтәү; эшкә алучы вәкиленә башка түләүле эш башкару турында хәбәр итү; суд аппараты хезмәткәре хезмәттән тыш эшчәнлек яки бүтән түләүле эш белән төп эш сәгатьләреннән кала башка вакытта шөгыльләнә алса, ягъни ул аның тарафыннан хезмәт вазыйфалары үтәү вакытында тормышка ашырылмаса; хезмәттән тыш эшчәнлек яки бүтән түләүле эш еш кына суд тикшерүләрендә якларның берсе булып тормаса, я аппарат хезмәткәре хезмәт иткән суд белән эшлекле мөнәсәбәте булмаса, йә аппарат хезмәткәреннән әлеге судта даими рәвештә адвокат буларак чыгыш ясаучы затлар белән шәхси элемтәләр урнаштыруны таләп итмәсә; хезмәттән тыш эшчәнлек яки бүтән түләүле эш аппарат хезмәткәреннән аның тарафыннан хезмәт вазыйфаларын башкарганда алынган конфиденциаль мәгълүматны ачуны таләп итмәсә я аны ачарга мәҗбүр итмәсә.
7.3. Мәнфәгатьләр каршылыгы яки хәтта мәнфәгатьләр каршылыгы барлыкка килү мөмкинлеге булса, суд аппараты хезмәткәре хезмәттән тыш эшчәнлеккә яки бүтән түләүле эшкә ризалык белдергәнче, эшкә алучы вәкиленә бу турыда хәбәр итәргә тиеш.
8. Законнар һәм әлеге Кагыйдәләр таләпләрен бозган өчен хезмәт һәм хезмәттән тыш эшчәнлек белән бәйле суд аппараты хезмәткәренең җаваплылыгы
Суд аппараты хезмәткәре тарафыннан вазыйфаларын намуссыз башкару яки, хокук бозуның авырлыгыннан чыгып, бирелгән хокукларны арттыру, шулай ук бу Кагыйдәләрнең таләпләрен бозу дисциплинар хата, административ хокук бозу яки җинаять дип билгеләнә ала. Җаваплылык гамәлдәге законнарда билгеләнгән кысаларда һәм тәртиптә була.

Соңгы яңарту: 8 июль 2019, 9:29

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования