Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының “Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнарының норма чыгару эшчәнлеге турында” коллегия утырышы
09.02.2017

Уздыру көне, вакыты: 2017 елның 9 феврале, 14.00 сәгатьтә
Уздыру урыны: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының утырышлар залы (Казан, Пушкин ур., 66/33 йорт)
Рәислек итә:
Глухова Лариса Юрьевна, Татарстан Республикасы юстиция министры, Татарстан Республикасы Юсиция министрлыгы коллегиясе рәисе
Коллегиядә катнашалар:
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе әгъзалары;
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты;
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты, Татарстан Республикасы Президентының дәүләт-хокукый идарәсе вәкилләре;
Татарстан Республикасы прокуратурасы вәкилләре;
Башкарма хакимиятнең федераль органнарының территориаль органнары вәкилләре;
Татарстан Рспубликасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет вәкилләре;
Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының юридик хезмәтләр вәкилләре;
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре.
Коллегиядә чыгыш ясыйлар:
“Башкарма хакимиятнең республика органнарының норма чыгару эшчәнлеге мәсьәләләре” темасына Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Заһидуллин Рөстәм Илдус улы;
“Башкарма хакимиятнең республика органнарының норматив хокукый актларын дәүләт теркәвенә алуның аерым аспектлары турында” темасына норматив хокукый актларны теркәү һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлеген хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Слепнева Эльмира Илсур кызы;
“Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының норматив хокукый актларының законлылыкларына прокурор күзәтчелеге” темасына Татарстан Рспубликасы прокуратурасының норматив хокукый актларының законлылыгына күзәтчелек бүлеге башлыгы Вәлиәхмәтов Алмаз Рамил улы.
Коллегия тәмамлангач Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының юридик хезмәтләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре белән белем бирү семинары узачак, анда түбәндәгеләр чыгыш ясаячак:
“Норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза ясауда актуаль мәсьәләләр” темасына Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының норма чыгару эшчәнлеге һәм хокукый экспертиза бүлеге башлыгы  Казанцева Наталья Юрьевна;
“Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының рәсми сайтлары бүлекләрен Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә урнаштыруга һәм коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча турыруга бердәй таләпләрне раслау турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 4 апрелендәге 225 номерлы карары үтәлешенә контроль” темасына Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге башлыгы  Беденьгов Андрей Александрович.   


артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования