Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү
27.04.2018

1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы бәйрәме якынлашкан көннәрдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы 2018 елның 27 нче апрелендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыра.  

Чарада Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Дәүләт теркәү, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Россия Федерациясе социаль иминләштерү фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе, Казан шәһәре башкарма комитетының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты, Казан шәһәре башкарма комитетының торак сәясәте идарәсе комитеты вәкилләре, шулай ук адвокатлар һәм нотариуслар катнаша.

Түләүсез юридик ярдәм Казан шәһәрендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына иртәнге 10 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр Халыклар дуслыгы йортында (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 нче йорт, 1 нче бүлмә) күрсәтелә. “Павлюхин” җәмәгать транспорты тукталышына кадәр 4, 5, 25, 43, 68, 71, 77 нче автобуслар белән барырга кирәк.

Белешмәләр өчен телефон - (843) 292-26-96.



артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования