Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К.Нигъмәтуллин катнашындагы “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2018 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлары турында” видеоконференцэлемтә режимындагы коллегия утырышы
16.01.2019

Уздырылу көне, вакыты: 2019 елның 16 гыйнвары, 10.00 сәгатьтә башлана.
Уздырылу урыны: Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының утырышлар залы (Казан, Кремль ур., 16 йорт)
 
Коллегиядә катнашучылар:
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе әгъзалары;
Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе;
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетлары рәисләре;
Татарстан Республикасы Президенты Аппараты һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкилләре;
башкарма хакимиятнең федераль органнарының  республика һәм территориаль органнары җитәкчеләре һәм вәкилләре;
Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы рәисе;
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил;
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил;
суд органнары, прокуратура вәкилләре;
Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы һәм Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы җитәкчеләре;
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары;
җәмәгатьчелек вәкилләре;
видеоконференцэлемтә режимында башкарма комитетлар җитәкчеләре, Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары вәкилләре.
 
Коллегиядә чыгыш ясыйлар:
1.     Заһидуллин Рөстәм Илдус улы, Татарстан Республикасы юстиция министры “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2018 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлары турында” темасына доклад белән;
2. Сабурская Сәрия Харис кызы, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, “Татарстан Республикасында 2014-2018 елларда кеше хокуклары буенча стратегияне гамәлгә ашыру турында” темасына доклад белән;
3. Гафаров Роман Фәһим улы, Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе урынбасары: “Татарстан Республикасы җәмәгать юстициясенең уңышлары һәм перспектив бурычлары турында” темасына доклад белән;
4. Сәмигуллин Ришат Роберт улы, Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы башлыгы урынбасары: “Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы җирле үзидарә органнары һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә турындагы законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлеге турында” темасына доклад белән (видеоконференцэлемтә режимында, татар телендә);
5. Нигъмәтуллин Рөстәм Камил улы, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары.
 


артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International