Өлкән яшьтәге гражданнарны опекунлыкка алу тәртибе
 
Өлкән яшьтәге гражданнарны опекунлыкка алу тәртибе ничек? Өлкән яшьтәге гражданнарга социаль яклау органнары тарафыннан опекун билгеләнә аламы?
 
Гражданин үз-үзенә хезмәт күрсәтү сәләтен яки мөмкинлеген өлешчә яки тулысына югалткан очракта, үзе хәрәкәт итә алмый башласа, авыруы, травма алуы яки картлыгы, шулай ук инвалидлыгы аркасында үз хаҗәтләрен башкара алмый башласа  социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип таныла.
 «Татарстан Республикасында гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законы белән билгеләнгән социаль-көнкүреш хезмәтләр исемлеге нигезендә, өлкән яшьтәгеләргә  өйгә килеп социаль хезмәтләр күрсәтү тәкъдим ителергә мөмкин. Аны алу өчен яшәү урыны буенча социаль яклау органына язма гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
 
pdf
Скачать текст
PDF, 115.3 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International