Сынау срогы
 
Хезмәткәргә сынау билгеләгәндә кулланыла торган гомуми кагыйдәләр
 
Хезмәт килешүен төзегән чакта анда якларның килешүе нигезендә хезмәткәрне аның бу эшкә туры килүен ачыклау максатыннан сынау турындагы шарт та каралырга мөмкин.
 
Мөһим!
Аерым категориядәге затлар өчен (мисалга, авырлы хатыннар, яшь ярымга кадәрге балалары булган хатын-кызлар, 18 яшькә җитмәгән затлар) эшкә алганда сынау срогу билгеләнми.
Гомуми кагыйдәләр буенча сынау срогы өч айдан арттырыла алмый (аерым очракларда – 6 айга кадәр).
Әгәр дә эш бирүче сынау нәтиҗәләре канәгатьләнерлек түгел дип тапса, ул сынау срогы тәмамланганчы,  хезмәткәрне бу хакта сәбәпләрен күрсәтеп өч көн кала язма рәвештә кисәтеп,  хезмәт килешүен өзә ала. Эш бирүчедә шулай ук хезмәткәрнең сынау срогын уза алмаганлыгына документлата раслау булырга тиеш. Хезмәткәр дә, бу эшнең үзенә туры килмәгәнлеген аңласа, өч көн эчендә хезмәт килешүен өзәргә хокуклы. Хезмәткәр эш бирүченең карарына судта шикаять белдерергә хокуклы.
Сынау срогы вакыты чыккан, хезмәткәр исә эшен дәвам итә икән, ул сынау срогын узган булып санала һәм хезмәт килешүен өзү бары тик гомуми нигезләрдә генә башкарыла ала.
 
Сынау срогы чорында хезмәт өчен түләү
 
Эш бирүче хезмәткәргә эше өчен тиешенчә түләргә тиеш. Хезмәткәргә сынау срогын узган вакытта эш хакын (окладны) ул сынау срогын уңышлы узып эшли башлагач булачак хезмәт хакыннан азрак түләү хезмәт законнарына каршы килә.
Моның белән бергә РФ хезмәт законнары эш бирүчегә премия бирү системасын эш стажыннан һәм тәҗрибәдән чыгып билгеләүне тыймый.
Хезмәткәр сынау срогы вакытында авырып киткән очракта ул хезмәт законнарында каралган барлык гарантияләргә хокуклы, шул исәптән вакытлыча эшкә яраксызлык вакытында түләнә торган пособиегә дә.
Әмма авырып яткан чор сынау срогына кертелми, хезмәткәр сәламәтләнеп эшкә чыкканнан соң дәвам итәчәк.
 
Мөһим!
Хезмәткәрнең сынау срогы вакытында больничныйда булуы хезмәткәр сынау срогын уза алмады дип санарга сәбәп була алмый.
 
 
pdf
Скачать текст
PDF, 303.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International