Отпуск бирү тәртибе
 
Отпуск төрләре
 
Ел саен бирелә торган түләүле отпуск хокукына бары тик хезмәт килешүе буенча эшләүче хезмәткәрләр генә ия. 
Гражданлык-хокук килешүе нигезендә эшләүче затлар (мисалга, подряд килешүе буенча, үзара хезмәт күрсәтүләр) отпускка хокуклы түгел.
Ел саен бирелә торган түләүле отпусклар ике категориягә бүленә.
Төп түләүле отпуск барлык хезмәткәрләргә дә бирелә.
Аның дәвамлылыгы – 28 календарь көн, әмма хезмәткәрләрнең кайбер категорияләренә озынайтылган төп отпуск бирелә (мисалга, педагогларга).
Өстәмә түләүле отпусклар аерым категориядәге затларга гына бирелә:
- хезмәт шартлары зарарлы һәм куркыныч булган хезмәткәрләргә;
- нормалаштырылмаган эш көне буенча эшләүче хезмәткәрләргә.
Отпуск вакытына туры килгән эш көне булмаган бәйрәм көннәре отпускка тиешле көннәр эченә керми, ә гадәти ял көннәре отпуск көннәре арасына кертелә.
Эш бирүче хезмәткәргә түләүле отпускны ел саен бирергә тиеш. Биредә сүз эш елы, икенче төрле әйткәндә, хезмәткәр эшкә алынган ел һәм көннән башлап киләсе елның шушы ук числосына кардәрге вакыт турында бара.
 
Отпуск бирү тәртибе
 
Гомуми очракта беренче эш елы өчен отпусктан файдалану хокукы хезмәткәргә бер эш бирүчедә өзлексез нигездә алты ай эшләгәннән соң бирелә.
 
Мөһим!
Ел саен бирелә торган төп отпускны алуга хокук бирүче эш стажына кертелми:
- хезмәткәрнең игътибарга лаеклы сәбәптән тыш, шул исәптән аны эштән читләштерү нәтиҗәсендә, эш урынында булмау вакыты;
- бала законда билгеләнгән яшькә җиткәнче аны карау өчен алынган отпусклар вакыты.
Эш бирүче хезмәткәрләрнең аерым категорияләренә, әгәр дә хезмәткәр тиешле нигездәге гариза яза икән, ел саен бирелә торган түләүле отпускны  өзлексез нигездә эшләп алты ай узганчы ук бирергә тиеш. Мондый категориягә түбәндәгеләр керә:
- хатын-кызлар – авырлы булу һәм бала табу алдыннан яки бала тапканнан соң ук алынган отпус алдыннан;
- унсигез яшькә җитмәгән хезмәткәрләр;
- өч айга кадәрге булган баланы (балаларны) уллыкка алучы хезмәткәрләр.
Моннан тыш хезмәткәрләрнең аерым категорияләренә эш бирүче  гариза нигезендә отпускны уңайлы вакытта бирергә тиеш. Андыйларга, аерым алганда, бу эш бирүчедә өзлексез нигездә күпме эшләвенә карамастан, хатыны авырлы булу һәм бала табу белән бәйле рәвештә отпускта булган ир-ат керә.
Икенче һәм аннан соңгы еллар өчен отпуск отпусклар графигы нигезендә эш елының теләсә-кайсы вакытында бирелә ала.
Отпуск башлану вакыты турында хезмәткәр ул башланганчы ике атка кала имза куйдырып белдерелергә тиеш.
 
Файдалы сылтамалар:
 
Татарстан Республикасы дәүләт хезмәт инспекциясе сайты - https://git16.rostrud.ru
 
pdf
Скачать текст
PDF, 315.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International