Яшь белгечләргә гарантияләр
 
Федераль гарантияләр
 
Яшь белгеч дигәндә 35 яшьтән өлкән булмаган, урта яки югары белем бирү йортын тәмамлаганнан соң беренче тапкыр эшкә алынган һәм уку йортын тәмамлап эшли башлавына өч ел тәмамланганчыга кадәр булган РФ гражданины аңлашыла. Аларга түбәндәге федераль гарантияләр каралган:
1) Әгәр дә яшь хезмәткәр тиешле дәрәҗәдәге профессиональ белемне алганнан соң эшкә беренче тапкыр алына икән, аңа сынау срогы куелмый.
2) Аерым алганда “Социаль хезмәтнең иң яхшы яшь белгече” номинациясендә социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләре арасында Бөтенроссия конкурсы призеры булганнарга бер тапкыр акчалата ярдәм бирелә.
3) Авылда яшәүче һәм эшләүче яки анда кайтып даими яшәргә һәм эшләргә теләк белдерүче яшь белгечләргә, түбәндәге шартлар үтәлгәндә, федераль төбәк һәм җирле бюджетлар акчалары исәбенә торак төзелеш (сатып алу) өчен социаль түләүләр каралган:
- авыл җирлегендә даими яшәү;
- авыл җирлегендә хезмәт килешүе нигезендә эшләү яки шәхси эшкуарлык эшчәнлеген алып бару (төп эш урыны) (авыл җирлегендә яшәүче гражданнарның торак шартларын яхшырту чараларында катнашучылар составына кертелү турында  гариза бирелгәннән соң бер елдан артык түгел);
- торак төзелеше (сатып алу) өчен кирәкле акчаларның 30 процентыннан кимрәк булмаган күләмдә үз /заем акчалары булу;
- торак шартларын яхшырту кирәк дип табылган очракларда.
 
Татарстан Республикасында яшь белгечләргә гарантияләр
 
Татарстанда мәгариф оешмаларында эшләүче яшь белгечләргә социаль ярдәм сыйфатында  белем бирү оешмаларында өзлексез эшләүнең беренче өч елында окладның 20 проценты күләмендә стимуллаштыручы өстәмә түләү башкарыла. Мәгариф оешмаларында эшләүче укытучыларга шулай ук түбәндәге социаль яклау чаралары каралган:
- гомуми белем бирү учреждениеләрендә сыйныф җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы укытучыларга өстәмә түләү;
- белгечләргә авыл җирлегендә эшләгән өчен 1 разряд тарифыннан 25 процент күләмендә компенсация; 
- авыл җирлегендә эшләүче педагогларга торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен ташламалар.
Моннан тыш урта профессиональ яки югары педагогик белемле һәм авыл җирлегендә эшләүче яшь белгечләргә җирле бюджет акчалары исәбенә күләме муниципаль дәрәҗәдә билгеләнә торган бер тапкыр түләнә торган акча түләнергә мөмкин.
Татарстан Республикасы муниципаль районнары территорияләрендә урнашкан дәүләт (автоном) бюджет сәламәтлек саклау учреждениеләренә эшкә алынган яшь белгеч-врачларга Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының максатчан юлламасы нигезендә билгеләнә:
- өзлексез эшчәнлекнең беренче өч елында бирелә торган 1794,5 сум күләмендәге айлык пособие;
- хуҗалыкны торгызуга 21534,0 сум күләмендә  бер тапкыр бирелә торган акча.
 
Мөһим!
Яшь белгечләр-табибларга хуҗалыкны җайга салуга бер тапкыр бирелә торган акча бер тапкыр гына түләнә. Врач эш урынын алыштырган очракта әлеге түләү кабат башкарылмый.
Врач-яшь хезмәткәр хезмәт килешүен өч ел тулганчы туктаткан очракта ул бер тапкыр түләнгән акчаның хезмәт килешүе туктатылган көннән саналган бер өлешен  хезмәт килешүе туктатылган көннән 30 көн эчендә Татарстан Республикасы дәүләт автоном (бюджет) сәламәтлек саклау учреждениесе счетына кире кайтарырга тиеш.
 
pdf
Скачать текст
PDF, 322.3 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International