Эшсез гражданнар
 
«Россия Федерациясендә халык мәшгульлеге турында» 1991 елның 19 апрелендәге 1032-1 номерлы  Россия Федерациясе Законы нигезендә эшли ала торган, эшләре һәм хезмәт хаклары булмаган, үзләренә туры килә торган эш табу максатыннан халык мәшгульлеге үзәкләрендә теркәлгән, эш эзләүче һәм эшли башларга әзер булган гражданнар эшсез дип танылалар.  Монда оешма бетерелү яки шәхси эшкуарның эшчәнлеге тукталуга, оешманың яки шәхси эшкуарның эшчеләр саны яки штат кыскаруга бәйле рәвештә эштән җибәрелгән гражданнарның эштән киткәндә алынган пособиеләре һәм берничә ай дәвамында саклана торган уртача хезмәт хаклары хезмәт хакы булып саналмый.
 
Эшсез статусын алу һәм эшсезлек буенча пособие билгеләтү өчен кая мөрәҗәгать итәргә?
 
Эшсез статусын алу һәм пособие билгеләтү өчен яшәү урыны буенча Мәшгульлек үзәгенә барырга кирәк. Мәшгульлек хезмәте органы гражданинны ул паспортын, хезмәт кенәгәсен, квалификациясен билгели торган документларын, шулай ук соңгы 3 ай өчен уртача хезмәт хакы турындагы белешмәне тапшырганнар соңгы 11 көннән дә соңга калмыйча эшсез дип таный.
Элек беркайда да эшләмәгән һәм профессиясе (белгечлеге) булмаган гражданнар өчен паспорт һәм белем алганлыгы турындагы документ, инвалидлар категориясенә керүче гражданнар өчен – бу кешегә тәкъдим ителә торган эш төре һәм хезмәт шартлары турындагы бәяләмәләрне эченә алган индивидуаль реабилитация программасын күрсәтүләре сорала.
 
Мөһим!
Түбәндәге төркемнәрдәге гражданнар эшсез дип таныла алмыйлар:
  • 16 яшькә җитмәгән гражданнар;
  • картлык буенча иминләү пенсиясе (шул исәптән алдан билгеләнгән) һәм (яки) җыелып бара торган пенсия, яки картлык буенча пенсия яки дәүләт пенсия тәэмин ителеше буенча тиешле елларны эшләгән өчен пенсия билгеләнгән затлар;
  • үзләренә туры килә торган эш эзләү максатыннан мәшгульлек үзәкләрендә теркәлгәннән соңгы 10 көн эчендә үзләренә туры килә торган, вакытлыча эшне дә кертеп,  эшләрнең ике вариантыннан баш тарткан, ә беренче тапкыр эш эзләүчеләр (элек беркайда да эшләмәгән очракта) һәм квалификацияләре булмаган затлар очрагында – профессиональ белем алудан яки түләнә торган хезмәттән (вакытлы эшне дә кертеп) ике тапкыр баш тартканда;
  • гражданинга бер үк эш (бер үк профессия, белгечлек буенча профессиональ белем алу яки өстәмә профессиональ белем алу)  ике тапкыр тәкъдим ителергә тиеш түгел.
Үзләренә туры килә торган эш табу максатыннан теркәлгәннән соңгы 10 көн эчендә игътибарга лаеклы булмаган сәбәпләр аркасында тәкъдим ителгән эшне карау өчен мәшгульлек үзәкләренә килмәгән, шулай ук мәшгульлек үзәге органнары тарафыннан аларны эшсез дип теркәү өчен вакытында килмәгән затлар;
суд карары нигезендә төзәтү эшләренә тартылган, шулай ук иректән мәхрүм ителү рәвешендә җәзага тартылган затлар;
эше һәм хезмәт хакы булмау турында ялган мәгълүматларны эченә алган документлар тапшыручылар, шулай ук аларны эшсез дип танысыннар өчен башка дөрес булмаган мәгълүматлар бирүчеләр.
 
Эшсезлек буенча пособие
 
Эшсезлек буенча пособие гражданинны эшсез дип таныган беренче көннән исәпләнә. Пособие түбәндәге күләмнәрдә билгеләнә:  
  1. беренче өч айда аларның соңгы эш (хезмәт) урыны буенча соңгы өч айда алган уртача айлык хезмәт хакыннан (акчаларыннан) 75 процент күләмендә;
  2. аннан соңгы дүрт айда – 60 процент күләмендә;
  3. алга таба - 45 процент күләмендә, әмма барлык очракларда да эшсезлек буенча пособиенең максималь күләменнән артык түгел һәм эшсезлек буенча пособиенең район коэффициентына зурайтылган минималь күләменнән кимрәк түгел;
  4. акча түләүнең икенче (12 айлык) чорында – эшсезлек буенча пособиенең район коэффициентына зурайтылган минималь зурлыгы күләмендә.
Эшсезлек буенча пособиенең минималь һәм максималь күләмнәре Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан ел саен билгеләнә. Эшсезлек буенча пособиенең минималь күләме 2017 елда 850 сум, максималь күләме 4 900 сум күләмендә билгеләнгән.
 
Балигъ булмаган һәм эшсез гражданнарга вакытлыча эшкә урнаштыру чорында матди ярдәм күрсәтү
 
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының 2016 елның 14 декабрендәге «2017 елда балигъ булмаган һәм эшсез гражданнарга аларны вакытлыча эшкә урнаштыру чорында матди ярдәм күрсәтү күләмнәре турында» 702 номерлы боерыгы нигезендә 2017 ел өчен матди ярдәм күләмнәре түбәндәгечә каралган:
  • 14 яшьтән 18 яшькәчә балигъ булмаган гражданнарны аларны вакытлыча эшкә урнаштыру чорында бер кешегә аена эшсезлек буенча пособиенең минималь күләменең 1,5 тапкыр зурлыгына тигез булган ярдәм;
  • түләнә торган иҗтимагый эшләрдә катнашучы эшсез гражданнарга бер кешегә аена эшсезлек буенча пособиенең минималь күләменең 2,5 тапкыр зурлыгына тигез булган ярдәм;
  • эш эзләүдә кыенлыклар кичерүче эшсез гражданнарга аларны вакытлыча эшкә урнаштыру чорында бер кешегә аена эшсезлек буенча пособиенең минималь күләменең 2,5 тапкыр зурлыгына тигез булган ярдәм;
  • 18 яшьтән 20 яшькәчә булган, урта профессиональ белемгә ия булган һәм беренче тапкыр эш эзләүче эшсез гражданнарга аларны вакытлыча эшкә урнаштыру чорында бер кешегә аена эшсезлек буенча пособиенең минималь күләменең 2,5 тапкыр зурлыгына тигез булган ярдәм;
  • гомуми белем бирү оешмаларын һәм югары белем бирү учреждениеләрен бетергән, беренче тапкыр эш эзләүче эшсез гражданнарга аларны вакытлыча эшкә урнаштыру чорында бер кешегә аена эшсезлек буенча пособиенең минималь күләменең 2,5 тапкыр зурлыгына тигез булган ярдәм.
 
Эшсез гражданнарны профессиональ белем алу яки өстәмә профессиональ белем алу өчен башка җирлеккә җибәрү белән бәйле финанс ярдәме
 
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 елның 16 мартындагы 228 номерлы Эшсез гражданнарга финанс ярдәме күрсәтү турындагы кагыйдәләр (алга таба – Кагыйдәләр)  нигезендә аларны Татарстан Республикасының халыкның мәшгульлек үзәкләре хезмәте учреждениеләре тәкъдиме буенча башка җирлеккә өстәмә белем алырга җибәрү  белән бәйле рәвештә эшсез гражданнарга үз эченә уку урынына бару һәм кире кайту өчен тәүлеклек чыгымнарны (алга таба – тәүлеклек чыгымнар), халыкның мәшгульлек үзәкләре тәкъдиме буенча башка җирлеккә укырга җибәрелү белән бәйле рәвештә башка урынга күчү һәм яшәү белән бәйле чыгымнарны (алга таба – башка урынга күчү һәм яшәү) алган финанс ярдәме күрсәтелә.
Тәүлеклек чыгымнарны түләү өлешендәге финанс ярдәме эшсез гражданнарга әлеге чыгымнарны компенсацияләү рәвешендә бирелә. 
Башка урынга күчеп китү һәм яшәү белән бәйле чыгымнарны каплау өлешендәге финанс ярдәме түбәндәге рәвештә күрсәтелә: эшсез гражданнарга уку урынына кадәр бару һәм кире кайту өчен түләүсез юл йөрү мөмкинлеге бирү; белем алу чорында яшәү өчен түләүсез торак урын яки торак урыннан бер бүлмә (алга таба – торак урын) бирү; уку урынына бару һәм кире кайту өчен юл йөрүне, шулай ук торак урын бирүне гамәлгә ашыру буенча хезмәт күрсәтүчеләр билгеле булмаган очракта, эшсез гражданнарның башка урынга күчеп китү һәм яшәү белән бәйле чыгымнарын компенсацияләү.
Хезмәт күрсәтүләр белән тәэмин итүчеләр турындагы мәгълүмат эшсез гражданнарга эшсез гражданнарны башка җирлектә өстәмә укыту турындагы законда каралган тәртиптә мәшгульлек үзәге тарафыннан җиткерелә.
Моннан тыш, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү кысаларында (“Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” 2012 елның 2 ноябрендәге 73-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы нигезендә) түләүсез юридик ярдәм дәүләт системасында катнашучылар булып торучы адвокатлар гражданинны эшсез дип тану һәм аңа эшсезлек буенча пособие билгеләү очракларында  түләүсез юридик ярдәм алуга хокуклы гражданнарга телдән һәм язма формаларда хокукый консультация бирүне гамәлгә ашыралар, алар өчен гаризалар, шикаятьләр язалар, ходатайстволар һәм хокукый характердагы башка документларны тутыралар, шулай ук эшсезлек буенча пособиене билгеләү, кабат исәпләү һәм түләттерү эшләрен гамәлгә ашыралар.
 
Финанс ярдәме күләме
 
Эшсез гражданнарга финанс ярдәме түбәндәге күләмнәрдә күрсәтелә:
а) тәүлеклек чыгымнар – эшсез гражданның уку урынына барган һәм кайткан һәр көне өчен 100 сум күләмендә. Юлда булу вакыты бер тәүлек кенә булганда тәүлеклек чыгымнар түләнми;
б) эшсез гражданның белем алу урынына баруы һәм кайтуы өчен чыгымнар (пассажирларның транспортта мәҗбүри шәхси иминләүгә иминләү взносын, юл йөрү документларын рәсмиләштерү өчен чыгымнарны, поездларда урын-җирдән файдалану өчен чыгымнарны да кертеп) – юл йөрү документлары белән расланучы фактик чыгымнар күләмендә, әмма: тимер юл транспорты белән йөргәндә – пасажир поездының плацкарт вагонында, эчке су транспорты белән йөргәндә – транспорт маршрут судноларының III категорияле урыннарында (суднода андыйлар булган очракта),  ятып бара торган урыннар булмаганда, утырып бара торган урыннар өчен; һава транспортында – самолетларда эконом (түбән) класс салонында, автомобить транспортында – шәһәрара автобусларда йөрү бәяләреннән артык түгел. Әмма бу сумма тәүлегенә 950 сумнан артык бурыга тиеш түгел.
Әлеге чыгымнарны раслаучы документлар булмаган очракта – тәүлегенә 12 сум.
 
Мөһим!
Эшсез гражданнарга финанс ярдәмен күрсәтү Кагыйдәләр нигезендә Халыкның мәшгульлек үзәкләре тарафыннан гамәлгә ашырыла.
 
pdf
Скачать текст
PDF, 362.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International