Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының 16 һәм 33 статьяларына үзгәрешләр кертелде

Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының яңа редакциясендә 16 статьяның 1 өлешенең 3 пункты бирелгән, анда муниципаль хезмәтне узу белән бәйле тыюлар исемлегеннән муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан муниципаль берәмлек мәнфәгатьләрен идарә органнарында һәм гамәлгә куючысы (акционеры, катнашучысы) булып муниципаль берәмлек тора торган оешманың ревизия комиссиясендә түләүсез нигездә бирү очраклары алып ташлана.
Моннан тыш, 33 статьяның 3 өлешенә 2.1 пункт өстәлгән, аның нигезендә,  муниципаль хезмәткәргә мөнәсәбәттә коррупцион хокук бозу очрагы  өчен дисциплинар җәза, ышаныч югалу арткасында эштән азат ителүдән кала, җирле үзидарә органы кадрлар хезмәтенең коррупцион һәм башка төр хокук бозуларны профилактикалау буенча бүлекчәсенең коррупцион хокук бозу очрагы турында аны кылуның фактик нигезләүләре белән булган доклады нигезендә һәм мондый хкзмәткәрнең язма аңлатмасы нигезендә кулланылырга мөмкин.
Законны кабул итү муниципаль берәмлек исеменнән оешмаларны гамәлгә куючылар вәкаләтләрен гамәлгә ашыру яки муниципаль милектә торучы акцияләр (устав капиталында катнашу өлешләре) белән идарә итү тәртибен билгеләүче муниципаль хокукый актларга, шулай ук коррупциягә каршы максатларда кулланыла торган чикләүләр һәм тыюларны, мәнфәгатьләр конфликтын кисәтү яки җайга салу турындагы таләпләрне үтәмәгән өчен җәзалар куллану тәртибен җайга сала торган муниципаль хокукый актларга үзгәрешләр кертүне таләп итә.
“Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының 16 һәм 33 статьяларына үзгәрешләр кертү турында” 2018 елның 6 октябрендәге 64-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы рәсми басылып чыккан көненнән соң 10 көн узгач көченә керә.
Закон Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында 2018 елның 8 октябрендә бастырып чыгарылган.
 

Соңгы яңарту: 2020 елның 16 марты, 17:43

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International