"Татарстан Республикасында дәүләт граждан хезмәте турында" һәм Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексы" Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертелде

“Татарстан Республикасында дәүләт граждан хезмәте турында” Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү хакында” һәм Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексы” 2016 елның 26 декабрендәге № 107-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы белән дәүләт гражданлык һәм муниципаль хезмәттә булучыларның пенсиягә чыгуы өчен эш стажы күләме арттырылды.

Дәүләт хезмәтендә булуның чик вакыты 60 яшьтән 65 яшькә кадәр арттырылды. Дәүләт хезмәтендә булуның чик яшенә җиткән һәм дәүләт хезмәтенең Татарстан Республикасының дәүләт хезмәтендә булучы затка ярдәм өчен булдырылган “ярдәмчеләр (советниклар)” категориясендә булган дәүләт хезмәткәренә хезмәттә булу вакыты әлеге дәүләт хезмәткәре ризалыгы белән эш бирүче вәкиле карары нигезендә әлеге затның вәкаләтләре беткәнгә кадәр озайтылырга мөмкин.

Тиешле елларны эшләгән өчен билгеләнә торган айлык акча составына шулай ук бер айлык хезмәт окладыннан артык булмаган күләмдәге акчалата бүләк тә керә.

Соңгы яңарту: 31 гыйнвар 2017, 15:54

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования