“Татарстан Республикасында тәртип саклау җәмәгать пунктлары турында”гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертелде

2016 елның 1 нче мартыннан Татарстан Республикасының 2016 елның 18 нче февралендә кабул ителгән “Татарстан Республикасында тәртип саклау җәмәгать пунктлары турында”гы Татарстан Республикасы Законының 5 статьясына үзгәрешләр кертү турында”гы 7-ЗРТ номерлы законы (алга таба – Закон) үз көченә керә.

Закон нигезендә тәртип саклау җәмәгать пунктларын булдыру тәртибе һәм аларның составы турындагы 5 статьяга ачыклаучы нигезләмәләр кертелгән. Тәртип саклау җәмәгать пунктлары эшчәнлегенең максат һәм бурычларында нәтиҗәлелеккә ирешү өчен тәртип саклау җәмәгать пунктлары әгъзалары составына  җирле үзидарә органнарының административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү буенча закон нигезендә вәкаләтләргә ия булган вәкаләтле затлары, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, шулай ук гражданнар, территориаль җәмәгать үзидарәсе органнары, оешмалар, җәмәгать һәм башка оешмалар вәкилләре керә.

Законга үзгәрешләр кертелүгә бәйле рәвештә җирле үзидарә органнарына тәртип саклау җәмәгать пунктлары составына кертелгән муниципаль берәмлекләрнең урындагы затларына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү буенча вәкаләтләр бирүгә нисбәттә муниципаль актларга үзгәрешләр кертү зарур.

 

Соңгы яңарту: 4 март 2016, 11:43

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования