Җир кишәрлеген ничек хосусыйлаштырырга?
 
1. Документларны әзерләү
 
 Түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:
1) дәүләт милкендә яки муниципаль милектә булган җир кишәрлеген түләүсез нигездә алу турында гариза, яки җир кишәрлеген бирүне алдан килештерү турындагы гариза (әгәр җир кишәрлеген булдырырга кирәк булса яки аның чикләрен аныклау таләп ителсә);
2) гариза бирүченең шәхесен ачыклый торган документ;
3) гаризаны вәкил тапшырган очракта, вәкил вәкаләтләрен раслый торган документ;
4) гариза бирүченең сорала торган җир кишәрлегенә хокукларын раслый (билгели) торган документ;
5) җир кишәрлегенең урнашу схемасын – әгәр дә сорала торган җир кишәрлеген булдырырга кирәк булса һәм мондый җир кишәрлеген булдыру сорала торган чикләрдә территорияне межалау проекты булмаса;
6) алына торган җир кишәрлеге турында Салым түләүчеләрнең бердәм реестрыннан өземтә (җир кишәрлеген булдыру таләп ителгән очракта бирелми).
Сез СТБРыннан өземтә бирмәскә дә хокуклы, гаризаны карый торган орган аны үзе дә ала ала. Әмма мәсьәләне хәл итүне тизләтү максатыннан бу документларны җыю тәкъдим ителә;
7) җир кишәрлеген алу хокукын раслый торган документлар (аерым алганда, эшкә алу турындагы приказ, хезмәт кенәгәсеннән өземтә яки хезмәт (эш) килешүе).
 
Мөһим!
Законда каралган түбәндәге очракларда гражданнар җир кишәрлеген үз мөлкәтләренә түләүсез нигездә ала алалар:
1) шәхси торак төзелеше яки йорт яны хуҗалыгы алып бару өчен түләүсез нигездә алты елдан да артык булмаган вакытка бирелгән җир кишәрлегеннән аннан файдалануның тиешле шартларын үтәп файдаланган гражданнар җир кишәрлеге бирелгәннән соң биш елдан һәм, аерым очракларда, төп эш урыны буенча муниципаль берәмлектә билгеле бер белгечлек буенча эшләүче гражданнар;
2) өч яки аннан күбрәк балалары булган гражданнар;
3) федераль законнар һәм региональ законнар нигезендә гражданнарның башка категорияләре;
4) РФның Ерак Көнчыгыш федераль округы составындагы субъектлары территорияләрендәге җир кишәрлекләренә мөнәсәбәттәге гражданнар.
 
2. Вәкаләтле органга документлар тапшыру
 
Җир кишәрлеге муниципаль милектә торса, гаризаны кишәрлек аның территориясендә булган муниципаль берәмлек администрациясенә, дәүләт милкендә булса – Росимуществоның территориаль бүлегенә тапшырырга кирәк.
Җир кишәрлеге милекчесе турындагы мәгълүматлар Салым түләүчеләрнең бердәм дәүләт реестрыннан өземтәдә күрсәтелә. Сезгә гаризагызны һәм аның белән булган документларны алулары турында белешмә бирергә тиешләр.
Росимуществоның территориаль органнарына сез гаризаны һәм документларны шәхсән илтеп тапшыра аласыз, шул исәптән КФҮ аша, электрон формада (электрон имза булган очракта) тапшыра аласыз, шулай ук почта аша да (җибәрелгән документларның исемлеген төзеп һәм тапшыру турындагы белешмә белән) яки Росимуществоның яки тиешле территориаль органның корреспонденциясенә юлларга була.
Вәкаләтле орган җир кишәрлеген бирү яки җир кишәрлеген бирүне алдан килештерү яисә җир кишәрлеген бирүдән (бирүне алдан килештерүдән) баш тарту турындагы карарны гариза кергән көннән 30 көннән дә артканчы кабул итә. Кабул ителгән карар гариза бирүчегә юллана.
 
Мөһим!
Җир кишәрлеген бирүне алдан килештерүтурында карарны кабул итүсрогы законда каралган очракларда 45 көнгәкадәр озайтылырга мөмкин.
 
3. Вәкаләтле орган ризалыгын алу
 
Әгәр дә җир кишәрлеген булдыру таләп ителмәсә һәм аның чикләрен аныклау соралмаса, сез вәкаләтле органның җир кишәрлеген бирү турындагы карарын аласыз, аннан соң шундук җир кишәрлеген бирү турындагы карарны алу өчен вәкаләтле органга мөрәҗәгать итә аласыз.
Әгәр дә җир кишәрлеген булдырырга кирәк икән яки аның чикләрен аныклау таләп ителгәндә сез җир кишәрлеген бирүне алдан килештерү турындагы карарны аласыз.
Җир кишәрлеге чикләре үзгәргән очракта карар, аерым алганда, үз эченә җир кишәрлеге чикләрен аныклау турындагы мәгълүматны һәм сезнең вәкаләтле орган исеменнән ышаныч кәгазеннән башка кадастр исәбенә алу турындагы гариза белән мөрәҗәгать итү хокукын да алырга тиеш.
Җир кишәрлеген оештыру очрагында карар, аерым алганда, үз эченә соралган җир кишәрлеген булдыру буенча эшләр башкару турындагы мәгълүматларны һәм сезнең оештырылган җир кишәрлеген вәкаләтле орган исеменнән ышаныч кәгазеннән башка кадастр исәбенә һәм дәүләт теркәвенә алу турындагы гариза белән мөрәҗәгать итү хокукын да алырга тиеш.
 
4. Межалау буенча кадастр эшләрен башкару һәм Росреестрга мөрәҗәгать итү
 
Межалау буенча кадастр эшләрен башкару өчен кадастр инженеры белән килешү төзергә кирәк, ул межалау планын эшли.
Кадастр эшләрен башкаруга килешүдә кадастр инженерының үзе әзерләгән межалау планын вакытлыча саклауга хокукларны теркәү органы тарафыннан алып барыла торган электрон саклау урынына куеп тору вазыйфасы күздә тотылырга мөмкин.
Бу очракта дәүләт кадастр исәбе һәм дәүләт теркәве турындагы гаризада аның идентификация номерын күрсәтү дә җитә.
Кадастр эшләре башкарылганнан соң җир кишәрлегенең чикләре үзгәрүгә бәйле рәвештә дәүләт кадастр исәбенә алу турындагы гариза белән яки барлыкка килгән җир кишәрлегенә дәүләт милке яки муниципаль милек хокукын дәүләт кадастр исәбенә алу һәм дәүләт теркәве турындагы гариза белән росреестрга мөрәҗәгать итегез.
 
5. Җир кишәрлеген бирү турында карарны алу
 
Җир кишәрлеген бирү турында карарны алыр өчен дәүләт милкендә яки муниципаль милектә булучы җир кишәрлеген сезгә түләүсез нигездә бирү турында гариза тапшырырга кирәк. Вәкаләтле орган тарафыннан карар кабул итүөчен документлар теркәлгән гаризаны кабат тапшыру таләп ителми.
Вәкаләтле органның җир кишәрлеген бирүне алдан килештерү турында сезгә бирелгән карары җир кишәрлеген гражданин мөлкәтенә түләүсез нигездә бирүөчен нигез булып тора.
 
6. Җир кишәрлегенә мөлкәт хокукын теркәү
 
Иң башта госпошлина түләргә һәм Росреестрга хокукны дәүләт теркәвенә алу турындагы гаризаны, шәхесне ачыклаучы документны, вәкаләтле органның җир кишәрлеген бирү турындагы карарын тапшырырга кирәк.
 
Мөһим!
Госпошлина түләү турындагы квитанцияне кушып тапшыру таләп ителми. Әмма аны башка документлар янына куеп тапшыру тәкъдим ителә, чөнки Дәүләт түләүләре һәм муниципаль түләүләр турындагы дәүләт мәгълүмат системасында госпошлина түләнгән булу турындагы мәгълүмат булмаганда гариза тапшырылган көннән соң 5 көн узгач Росреестр гаризаны һәм аңа теркәлгән документларны карамыйча кире кайтара.
Әгәр дә гариза тапшырылу вакытына госпошлина түләнмәгән булса, гариза бирүчегә үз эченә госпошлина түләү өчен аны кайчанга кадәр түләргә кирәклеге күрсәтелгән конкрет хезмәт өчен түләү фактын раслау өчен кирәкле уникаль түләү идентификаторын (исәпләүләрнең уникаль идентификаторы) алган мәгълүмат бирелә яки юллана.
Физик затның җир кишәрлегенә мөлкәт хокукын дәүләт теркәвенә алу өчен госпошлина күләме тәшкил итә:
- 350 сум. шәхси хуҗалык, дача хуҗалыгы, яшелчәчелек, бакчачылык, шәхси гараж яки торак төзелеше өчен каралган, шулай ук шундый ук төрләрдә файдалану рөхсәт ителгән яки авыл хуҗалыгы җирләре категориясеннән булган һәм башка төрләрдә файдалану рөхсәт ителгән кишәрлектән;
- 2 000 сум. – башка очракларда.
Гаризаны һәм тиешле документларны Росреестрга түбәндәге алымнарның берсе аша бирергә була:
- Росреестр бүлекчәсенә турыдан -туры яки КФҮ аша (күчемсез милекнең урнашу урынына бәйсез рәвештә кабул итүләрне экстерриториаль принцип буенча гамәлгә ашыра торган, Росреестр сайтына урнаштырылган бүлекчәләр исемлеге нигезендә) яки Росреестрның вәкаләтле затына очрашу вакытында;
- җибәрелгән документларның исемлеген һәм тапшыру турындагы белдерүне дә куеп, почта аша җибәрү юлы белән;
- Интернет, мисалга, Росреестрның рәсми сайты аша электрон документ рәвешендә.
 
Мөһим!
Җир кишәрлекләре милекчеләре җир салымы түләүчеләр булып торалар.
 
Файдалы сылтамалар:
 
Росреестрның рәсми сайты - https://rosreestr.ru
 
pdf
Скачать текст
PDF, 199.4 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International