Торакны хосусыйлаштыру
 
Нәрсә ул хосусыйлаштыру?
 
Торакны хосусыйлаштыру дигәндә дәүләт һәм муниципаль торак фондтагы алар тарафыннан файдаланыла торган торак урыннарны Россия Федерациясе гражданнары милкенә түләүсез нигездә тапшыру аңлашыла.
Инде билгеле булганча, хосусыйлаштыру 1991 елда башланды һәм аның срогы берничә тапкыр озайтылды. 2016 елның 29 февралендәге “Россия Федерациясе Торак кодексын гамәлгә кертү турында” Федераль законның 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 33-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә түләсез хосусыйлаштыру кабаттан 2017 елның мартына кадәр озайтылды.
 
Кайсы торак урыннарны хосусыйлаштырып була?
 
Дәүләт яки муниципаль торак фонд йортларында социаль найм килешүе нигезендә файдаланыла торган торак урыннар, предприятиеләрнең хуҗалык алып баруында яки учреждениеләрнең оператив идарәсендә торучы торак фондны (ведомство фондын) да кертеп.
 
Мөһим!
Россия Федерациясенең 1991 елның 4 июлендәге 1541-1 номерлы «Россия Федерациясендә торак фондны хосусыйлаштыру турында» законы нигезендә авария хәлендәге, ябык хәрби шәһәрчекләрдәге йортлардагы, шулай ук эш урыннарыннан бирелгән торак урыннардагы торак урыннар хосусыйлаштырыла алмый. Совхозлар һәм башка авыл хуҗалыгы предприятиеләре, аларга тиңләштерелгән урыннардагы һәм авыл җирлегендә урнашкан халыкны социаль яклау стационар учреждениеләрнең торак фондлары искәрмә булып тора. 
 
Торакны хосусыйлаштыруга кем хокуклы?
 
Торакны хосусыйлаштыру хокукына бары тик Россия Федерациясе гражданнары гына ия, моннан тыш хосусыйлаштыруда фатирда яшәүче барлык кешеләр, шул исәптән балалар да катнаша ала. 
 
Мөһим!
Һәр гражданин торагын бер тапкыр хосусыйлаштырырга хокуклы. Бала 18 яшенә җиткәнче хосусыйлаштыруда бер тапкыр катнашкан булса, балигълык яшенә кергәннән соң торакны тагын бер тапкыр хосусыйлаштыра ала.
 
Хосусыйлаштыру процедурасы срогы
 
Гражданин тарафыннан тиешле документлар пакеты кушып бирелгән гариза язылу көне хосусыйлаштыру процедурасы башлану срогы була. Гариза хосусыйлаштыруны гамәлгә ашыруга ризалыгын биргән барлык затлар тарафыннан имзалана. Ул тиешле инстанцияләр тарафыннан ике ай эчендә карала.
1. хосусыйлаштыру турында гаиләнең барлык балигъ булган вәкилләре яки балигъ булмаган затларының законлы вәкилләре тарафыннан имзаланган гариза;
2. гражданнарның торак урыннан файдалануга хокукларын раслаучы документ, (ордер, йорт кенәгәсеннән өземтә, кадастр паспорты, социаль найм килешүе күчермәләре);
3. гариза язучының һәм хосусыйлаштыруда катнашучы башка затларның шәхесен ачыклаучы документлар;
4. мәнфәгатьләрне тәкъдим итүгә ышаныч язулары, кирәк булган очракта;
5. ир белән хатынның никахлашу (никахлары өзелү) турындагы таныклык.
Алга таба барлык әзерләнгән документларны гариза язучының яшәү урыны буенча муниципаль берәмлекнең башкарма комитетының торак сәясәте бүлегенә тапшырырга кирәк булачак, анда документлар бирелгән көннән алып ике ай эчендә каралалар һәм әлеге мәсьәлә буенча тиешле карар кабул ителә.
 
Файдалы сылтамалар:
 
Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре порталы - https://www.gosuslugi.ru/103129/1/info
 
 
 
pdf
Скачать текст
PDF, 317.6 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International