Кайнар элемтә

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы территориясендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү тәртипләре  буенча “кайнар элемтә” телефоны эшли - 8(843) 222-60-60.
 
“Кайнар элемтә” телефонының эш вакыты: дүшәмбе-пәнҗешәмбе 09.00 дән 12.55гә, 13.45 тән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне  09.00 дән 12.55гә, 13.45 тән 16.45 сәгатькә кадәр.
 
Күрсәтелгән “кайнар элемтә” кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге (алга таба – Бүлеге) белгече гражданнарга Татарстан Республикасы территориясендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү тәртибе мәсьәләләре буенча консультацияләр бирә (түләүсез юридик ярдәм алу хокукына ия гражданнар категорияләре; түләүсез юридик ярдәм алу өчен кирәкле документлар исемлеге; гражданнарны түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең дәүләт системасында катнашучылар булып торучы адвокатлар тарафыннан кабул итү вакытлары һәм башкалар).
Мөрәҗәгать иткән чакта шунысын да истә тотарга кирәк, Бүлеге белгече телефон “кайнар элемтә”се аша кешеләргә хокукый мәсьәләләр буенча консультацияләр бирми, ул бары тик координатор, икенче төрле әйткәндә, кирәксез урыннарга барып йөрмәс өчен, мөрәҗәгать итүчеләрне килеп туган мәсьәләләрне карау вәкаләтенә ия булган оешмаларга юллый.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарына кайнар элемтә буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өчен җаваплы затлар:

Шарафетдинова Алина Расиховна– 8(843) 222-60-51,

 Старостина Жанна Викторовна. – 8(843) 222-60-53. 

 

Соңгы яңарту: 2023 елның 17 апреле, 17:04

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International