2020 елның 14 декабрендә Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне

Хөрмәтле гражданнар!

Эпидемиологик хәлнең COVID-19 йогышлы авыруын ияртү куркынычы югары булуга бәйле рәвештә катлаулануын исәпкә алып, Россия Федерациясе Хөкүмәте 2020 елның 14 декабрендә уздыру планлаштырылган гомумроссия гражданнарны кабул итү көне срокларын эпидемиологик хәл тотрыкланганчыга кадәрге вакытка күчерү турында хәбәр итте.

Язма мөрәҗәгатьне Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәсми сайты аша minjust@tatar.ru электрон почтасына җибәрергә яки «Интернет-кабул итү бүлмәсе» электрон формасыннан файдаланырга мөмкин.

 

Соңгы яңарту: 7 декабрь 2020, 13:16

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International