«Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының 15 һәм 16 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» 2018 елның 20 декабрендәге 106-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде

 
Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының (алга таба – Кодекс) 15 статьясындагы муниципаль хезмәт белән бәйле чикләүләр исемлеге 4 өлеш белән тулыландырылган. Анда, җирле үзидарә органнарында, муниципаль берәмлекнең сайлау комиссиясе аппаратында  җитәкчеләр булып торучы муниципаль хезмәткәрләрнең мәнфәгатьләр конфликтын кисәтү максатыннан аларга бу вазыйфада булган чакта җирле үзидарәнең әлеге органының сайлаулы профсоюз органнарында, муниципаль берәмлекнең сайлау комиссиясе аппаратында  муниципаль хезмәткәрләрнең мәнфәгатьләрен тәкъдим итү тыела.
Моннан тыш Кодексның 16 статьясының 1 өлешендәге 3 пункт яңа редакциядә бәян ителгән. Кертелгән үзгәрешләр муниципаль хезмәткәрләргә түләүсез нигездә профессиональ союз органы, шул исәптән җирле үзидарә органында, муниципаль берәмлекнең сайлау комиссиясе аппаратында  булдырылган беренчел профсоюз оешмасының сайлаулы органы белән идарә итү мөмкинлеген билгелиләр.
Шуның белән бергә әлеге пункт муниципаль хезмәткәрләрнең бакчачылык, яшелчәчелек, дача кулланучылар кооперативлары белән идарәдә катнашу мөмкинлекләрен юкка чыгара.
«Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының 15 һәм 16 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» 2018 елның 20 декабрендәге 106-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы рәсми басылып чыкканнан соң 10 көн узгач үз көченә керә.
Муниципаль хезмәткәрләрнең бакчачылык, яшелчәчелек, дача кулланучылар кооперативлары белән идарәдә катнашу мөмкинлекләрен бетерүгә кагылышлы үзгәрешләр  2019 елның 1 гыйнварыннан көченә керә.
Закон Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат рәсми порталында 2018 елның 20 декабрендә урнаштырылган.

Соңгы яңарту: 2020 елның 17 марты, 09:21

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International