Иҗтимагый файдалы хезмәтләр күрсәтү сыйфатының билгеләнгән критерийларга туры килүе турында бәяләмәләр бирү

 

«Социаль ориентлашкан коммерцияле булмаган оешмалар тарафыннан күрсәтелә торган иҗтимагый файдалы хезмәтләрнең билгеләнгән критерийларга туры килүләре турында бәяләмәләр бирү» дәүләт хезмәтен күрсәтү мәсьәләләре буенча мәгълүмат

 

Дәүләт хезмәте Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында социаль ориентлашкан коммерцияле булмаган оешмалар тарафыннан күрсәтелә торган иҗтимагый файдалы хезмәтләрнең билгеләнгән критерийларга туры килүләре турында бәяләмәләр бирүне оештыру турында» 2018 елның 22 августындагы 681 номерлы карары, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының «Социаль ориентлашкан коммерцияле булмаган оешмалар тарафыннан күрсәтелә торган иҗтимагый файдалы хезмәтләрнең билгеләнгән критерийларга туры килүләре турында бәяләмәләр бирүнең административ регламентын раслау турында»    (алга таба – Регламент) 2018 елның 26 октябрендәге 137-од номерлы боерыгы нигезендә күрсәтелә.

1. Дәүләт хезмәтенең аталышы - социаль ориентлашкан коммерцияле булмаган оешмалар тарафыннан күрсәтелә торган иҗтимагый файдалы хезмәтләрнең билгеләнгән критерийларга туры килүләре турында бәяләмәләр (алга таба – бәяләмә) бирү.

2. Дәүләт хезмәте Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы (алга таба – Министрлык) тарафыннан күрсәтелә.

Министрлык урнашкан урын: Казан шәһ., Кремль ур., 16 йорт.

Министрлыкның эш графигы: шимбә һәм якшәмбедән кала көн саен, дүшәмбе - пәнҗешәмбе 9.00 дән 18.00, җомга 9.00 дән16.45 сәгатькә кадәр, төшке аш вакыты 13.00 дән 13.45 сәгатькә кадәр.

Дәүләт хезмәтен күрсәтү буенча гаризалар кабул итү графигы: дүшәмбе - пәнҗешәмбе 9.00 дән 18.00, җомга 9.00 дән16.45 сәгатькә кадәр.

Җәмәгать транспорты белән «Университет» тукталышына кадәр килергә:

10, 10а, 30, 35, 35а, 54, 63, 91 нче автобуслар;

2, 3, 5, 7, 8 нче троллейбуслар.

Бинага керү пропуск һәм (яки) шәхесне ачыклаучы документ буенча.

3. Дәүләт хезмәтен күрсәтү нәтиҗәсенең тасвирламасы – Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 26 гыйнварындагы 89 номерлы карары белән расланган Социаль ориентлашкан коммерцияле булмаган оешмаларны иҗтимагый файдалы хезмәтләр күрсәтүчеләр итеп тану турында карар кабул итү кагыйдәләренә (алга таба - Кагыйдәләр) 2 нче кушымта нигезендәге форма буенча бәяләмә, яки Регламентка 2 нче кушымта нигезендә, бәяләмә бирүдән баш тарту турында нигезләнгән белдерү.

 

 

4. Дәүләт хезмәтен күрсәтүдә катнаша торган оешмаларга мөрәҗәгать итү кирәклеген дә исәпкә алып, дәүләт хезмәтен күрсәтү вакыты, Россия Федерациясе законнарында туктатып тору мөмкинлеге каралган очракта, дәүләт хезмәтен күрсәтүне туктатып тору вакыты – гариза язучыдан  бәяләмә бирү турында  гариза кергән көннән алып 30 көн дәвамында. Әлеге вакыт, Министрлык тарафыннан Кагыйдәләрнең 6 пункты нигезендә запрослар юлланган очракта, озайтыла да ала, әмма 30 көннән дә артыграк вакытка түгел. Әлеге карарны кабул итү срогын озайту турында Министрлык гариза язучыны  бәяләмә бирү турында гариза кергән көннән 30 көн эчендә искәртә.  Дәүләт хезмәтен күрсәтү срогын туктатып тору Россия Федерациясе законнары белән каралмаган.

5. Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен, шулай ук дәүләт хезмәте күрсәтү өчен зарур һәм мәҗбүри булып торучы хезмәтләр күрсәтү өчен законнар яки башка норматив хокукый актлар нигезендә кирәкле булган, гариза бирүче тарафыннан бирелергә тиешле документларның тулы исемлеге, гариза бирүченең аларны алу ысуллары, шул исәптән электрон формада да, аларны бирү тәртибе – бәяләмәне алу өчен гариза бирүче тәкъдим итә:

а) дәүләт хезмәтен күрсәтү турында гариза (алга таба - гариза);

б) гамәлгә кую документлары күчермәләре;

в) документларны гариза язучының вәкиле тапшырган очракта - гариза бирүче вәкиленең гариза бирүче исеменнән гамәлләр кылуы өчен кирәкле булган, аның вәкаләтләрен раслый торган ышаныч кәгазе.

Гариза язучы оешма тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең иҗтимагый файдалы хезмәтләр күрсәтү сыйфатын бәяләүнең билгеләнгән критерийларына туры килүен нигезли торган документларны да (белешмәләр,  характеристикалар, эксперт бәяләмәләре, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары каршындагы иҗтимагый советлар бәяләмәләре һәм башкалар) өстәп бирә ала.

Гариза язучы тиешле иҗтимагый файдалы хезмәт буенча социаль хезмәтләр күрсәтүчеләр реестрына кертелгән булса, гариза язучы тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең иҗтимагый файдалы хезмәтләр күрсәтү сыйфатын бәяләүнең билгеләнгән критерийларына туры килүен нигезли торган өстәмә документлар бирү таләп ителми.

6. Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итүдән баш тарту өчен нигезләрнең тулы исемлеге –гариза бирүче яки аның вәкиле тарафыннан Регламентның 2.5 пунктында санап кителгән документлар тапшырылмады.

7. Дәүләт хезмәтен күрсәткән өчен алына торган дәүләт пошлинасы яки башка төрле түләү алуның тәртибе, күләме һәм алу нигезләре – дәүләт хезмәте бушлай күрсәтелә.

8. Дәүләт хезмәте күрсәткәндә, дәүләт хезмәте күрсәтү өчен зарури һәм мәҗбүри булып торучы алынучы түләүләрнең тәртибе, күләме һәм нигезләре, андый түләүнең күләмен исәпләү методикасы турында мәгълүматны да кертеп - зарури һәм мәҗбүри дәүләт хезмәтләре күрсәтү таләп ителми.

9. Дәүләт хезмәтен алучылар Министрлыкның, Министрлыкның урындагы затының, яки Министрлыкның дәүләт граждан хезмәтенең гамәлләренә (гамәл кылмауларына) судка кадәрге тәртиптә Министрлыкка шикаять белдерү хокукына ия. Министрның дәүләт хезмәтен күрсәтүгә бәйле рәвештә кабул ителгән карарлары буенча шикаятьләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына тапшырыла.

Гариза язучы шул исәптән түбәндәге очракларда да шикаять белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы:

         1) дәүләт хезмәте күрсәтү турында гаризаны теркәү вакыты бозылганда;

         2) дәүләт хезмәте күрсәтү вакыты бозылганда;

         3) мөрәҗәгать итүчедән дәүләт хезмәте күрсәтү буенча Россия Федерациясе норматив хокукый актларында, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларында каралмаган документлар яки мәгълүмат яки гамәлләр кылу  таләп ителгәндә;

         4) дәүләт хезмәте күрсәтү буенча тапшырылырга тиешле, Россия Федерациясе норматив хокукый актларында, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларында каралган документларны мөрәҗәгать итүчедән кабул итеп алудан баш тартканда;

        5) дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тартканда, әгәр федераль законнарда һәм алар нигезендә кабул ителгән Россия Федерациясенең бүтән норматив хокукый актларында, Татарстан Республикасы законнарында һәм бүтән норматив хокукый актларында баш тарту нигезләре каралмаган булса;

        6) дәүләт хезмәте күрсәткәндә мөрәҗәгать итүчедән Россия Федерациясе норматив хокукый актларында, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларында каралмаган түләү таләп ителгәндә;

        7) Министрлыкның, Министрлыкның вазыйфаи затының дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсендә тапшырылган документларда җибәрелгән басма хаталарны һәм хаталарны төзәтүдән баш тартуы яисә мондый төзәтүләрнең билгеләнгән вакыты бозылган очракта;

        8) дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәләре буенча документларны бирү срогы яисә тәртибе бозылганда;

        9) дәүләт хезмәте күрсәтүне туктатып торганда, әгәр федераль законнарда һәм алар нигезендә кабул ителгән Россия Федерациясенең бүтән норматив хокукый актларында, Татарстан Республикасы законнарында һәм норматив хокукый актларында туктатып тору өчен нигезләр каралмаган булса;

       10) дәүләт хезмәтен күрсәткәндә гариза бирүчедән документларны кабул итүдән беренче тапкыр баш тартканда аларның булмавы һәм (яки) дөрес түгеллекләре күрсәтелмәгән, дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен кирәкле булган, яки дәүләт хезмәтен күрсәткән чакта кирәкле булган документлар яки мәгълүмат таләп итү, “Дәүләт хезмәтләрен һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтүне оештыру турында” 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законның 7 статьясындагы 1 өлешнең 4 пунктында каралган очраклардан тыш.

 

 

СОЦИАЛЬ ОРИЕНТЛАШКАН КОММЕРЦИЯЛЕ БУЛМАГАН ОЕШМАЛАР ТАРАФЫННАН КҮРСӘТЕЛӘ ТОРГАН ИҖТИМАГЫЙ ФАЙДАЛЫ ХЕЗМӘТЛӘРНЕҢ БИЛГЕЛӘНГӘН КРИТЕРИЙЛАРГА ТУРЫ КИЛҮЛӘРЕ ТУРЫНДА БӘЯЛӘМӘЛӘР БИРҮ БУЕНЧА ДӘҮЛӘТ ХЕЗМӘТЕ КҮРСӘТҮ ӨЧЕН ҖАВАПЛЫ УРЫНДАГЫ ЗАТЛАРНЫҢ РЕКВИЗИТЛАРЫ

 

                                Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы

Вазыйфа

Телефон

Электрон адрес

Министр

(843) 222-60-00

minjust@tatar.ru

 

Министрның беренче урынбасары

(843) 222-60-02

Aynur.Galimov@tatar.ru

 

Оештыру эше һәм документлар әйләнеше бүлеге башлыгы

(843) 222-60-07

Farida.Nurieva@tatar.ru

Түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы

(843) 222-60-49

Ilfat.Mingalimov@tatar.ru

 

                    Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты

Адрес

Вазыйфа

Телефон

Электрон адрес

420014, Казан шәһ., Ирек мәйданы, 1

Хокукы идарә башлыгы

(843) 264-76-25

Marat.Dolgov@tatar.ru

 

Норматив хокукый актлар:

“Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында” 1995 елның 24 ноябрендәге 181-ФЗ номерлы Федераль закон (РоссияФедерациясе законнары җыентыгы, 1995, № 48, 4563 бит, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып) (алга таба - 181-ФЗ номерлы Федераль закон);

“Коммерцияле булмаган оешмалар турында” 1996 елның 12 гыйнварындагы 7- ФЗ номерлы Федераль закон (Россия Федерациясе законнары җыентыгы, 1996, № 3, 145 бит) (алга таба - 7-ФЗ номерлы Федераль закон);

2010 елның 27 июлендәге “Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында” 210-ФЗ номерлы федераль закон (Россия Федерациясе законнары җыентыгы, 2010, № 31, 4179 бит, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып) (алга таба - № 210-ФЗ номерлы федераль закон);

2011 елның 6 апрелендәге “Электрон имза турында” 63-ФЗ номерлы федераль закон (Россия Федерациясе законнары җыентыгы, 2011, № 15, 2036 бит, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып) (алга таба –63-ФЗ номерлы федераль закон);

Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы “Дәүләт идарәсе системасын камилләштерүнең төп юнәлешләре турында” № 601 номерлы Указы (Россия Федерациясе законнары җыентыгы, 2012, № 19, 2338 бит (алга таба - № 601 номерлы Указ);

 Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “Иҗтимагый файдалы хезмәтләр исемлеген һәм аларны күрсәтү сыйфатын бәяләү критерийларын раслау турында” 2016 елның 27 октябрендәге 1096 номерлы карары (Россия Федерациясе законнары җыентыгы, 2016, № 45, 6261 бит, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып) (алга таба - 1096 номерлы карар);

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “Коммерцияле булмаган оешмалар - иҗтимагый файдалы хезмәтләр күрсәтүчеләр реестры турында” 2017 елның 26 гыйнварындагы 89 номерлы карары (Россия Федерациясе законнары җыентыгы, 2017, № 6, 937 бит, кертелгән згәрешләрне исәпкә алып)(алга таба– 89 номерлы карар);

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2006 елның 22 февралендәге “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сораулары” № 68 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Юстиция Министрлыгы турындагы нигезләмәсе (“Татарстан Республикасы законнары җыентыгы” журналы, 2006, № 10, 0272 ст., кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып) (алга таба – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 68 номерлы карары белән расланган Нигезләмә);

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елның 2 ноябрендәге “Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтелүнең административ регламентын эшләү һәм раслау тәртибен раслау һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында” № 880 номерлы карары (алга таба – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 880 номерлы карары) (“Татарстан Республикасы законнары җыентыгы” журналы, 2010, № 46, 2144 бит, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып);

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 22 августындагы “Татарстан Республикасында социаль ориентлашкан коммерцияле булмаган оешмалар тарафыннан күрсәтелә торган иҗтимагый файдалы хезмәтләр сыйфатының билгеләнгән критерийларга туры килүләре турында бәяләмәләр бирүне оештыру турында”  681 номерлы карары (Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталы (pravo.tatarstan.ru, 2018, 31 августа) (алга таба– 681 номерлы карар). 

Соңгы яңарту: 2020 елның 14 октябре, 12:31

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International