«Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында» Татарстан Республикасы Законына һәм Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертелгән

2018 елның 25 июлендә «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында» Татарстан Республикасы Законының 10 статьясына һәм Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында»  (алга таба – Закон) 2018 елның 13 июлендәге 50-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы үз көченә керде.

Закон белән муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләү  өчен кирәкле стажга булган таләпләр киметелгән.

Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының муниципаль хезмәт өчен кадрларны килешү нигезендә әзерләү тәртибен җайга сала торган  34.1. статьясы яңа редакциядә бирелгән.

Максатчан уку турында килешүләр төзүгә конкурс уздыру буенча комиссия формалаштыру һәм аның эш тәртипләре аныкланган, килешү төзүгә дәгъвачыларны сайлап алу һәм аларны бәяләү чикләре билгеләнгән.

Законны кабул итү муниципаль хезмәтне узу мәсьәләләрен җайга салучы муниципаль хокукый актларга һәм муниципаль хезмәткәрләрнең вазыйфаи инструкцияләренә үзгәрешләр кертүне таләп итә.

Закон Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталына 2018 елның 14 июлендә эленгән.

Соңгы яңарту: 2020 елның 16 марты, 17:42

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International