«Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертелде.

2018 елның 8 октябрендә “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” (алга таба – Закон) 2018 елның 6 октябрендәге 65-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы үз көченә керде.
Закон тарафыннан шәһәр төзелеше эшчәнлегендәге шәһәр җирлеге һәм шәһәр округы җирле әһәмиятендәге мәсьәләләр эчтәлеге киңәйтелгән ( “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 15 статьясының 1 өлешендәге 20 пункт, 17 статьяның 1 өлешендәге 26 пункт  (алга таба – 45-ТРЗ номерлы ТР Законы).
Моннан тыш, авыл җирлекләренең, шәһәр җирлекләренең, муниципаль районнары һәм шәһәр округларының  җирле үзидарә органнарының муниципаль берәмлекләрнең җирле әһәмияттәге мәсьәләләренә карамаган мәсьәләләрне хәл итү буенча хокуклары исемлеге тулыландырылган (45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 15.1, 16.1, 17.1 статьялары). Җирле үзидарә органнары  кулланучыларның “Кулланучыларның хокукларын яклау турында” 1992 елнывң 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законында каралган хокукларын яклау буенча чараларны гамәлгә ашырырга хокуклылар.
Законны кабул итү муниципаль берәмлекләр уставларының гамәлдәге статьяларына, шулай ук җирле үзидарә органнарының җирле әһәмияттәге һәм муниципаль берәмлекләрнең җирле әһәмияттәге мәсьәләләренә карамаган мәсьәләләрне хәл итү буенча вәкаләтләрен билгели торган статьяларга үзгәрешләр кертүне таләп итә.
 
 

Соңгы яңарту: 2020 елның 24 марты, 12:51

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International