Еш бирелә торган сораулар

Закон нигезендә түләүсез квалификацияле юридик ярдәм алу хокукына кем ия?

 “Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында” Федераль закон нигезендә түләүсез юридик ярдәмнең барлык төрләрен алу хокукына түбәндәге категория гражданнар ия: 1) гаиләнең җан башына уртача кереме Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән түбән булган гражданнар йә керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган ялгыз яшәүче гражданнар (алга таба- а з керемле гражданнар); 2) I һәм II төркем инвалидлар; 3) Бөек Ватан сугышы ветераннары, Россия Федерациясе Геройлары, Советлар Союзы Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары; 4) инвалид балалар, ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре; 5) “Өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтү турында” Федераль закон һәм “Психиатрия ярдәме һәм аны күрсәткәндә гражданнарның хокуклары гарантияләре турында” Россия Федерациясе Законы нигезендә түләүсез юридик ярдәм алу хокукына ия гражданнар; 6) балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы учреждениеләрендә булган балигъ булмаганнар һәм иректән мәхрүм итү урыннарында җәза үтүче балигъ булмаганнар, шулай ук аларның законлы вәкилләре (җинаять суд эшчәнлегендә юридик ярдәм күрсәтүгә бәйле мәсьәләләрдән тыш); 7) суд тарафыннан эшкә яраксыз дип танылган гражданнар, шулай ук аларның законлы вәкилләре.

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International