Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм бүтән карарларга шикаять белдерү тәртибе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының норматив хокукый актларына дәгъва белдерү Россия Федерациясе Административ суд эшләрен алып бару кодексының  «Норматив хокукый актларга һәм законнарны аңлатуны үз эченә алган һәм норматив үзлекләргә ия булган актларга дәгъва белдерү турында административ эшләр буенча эш алып бару»  21 бүлеге кагыйдәләре буенча башкарыла.

 

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының карарларына, гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять белдерү Россия Федерациясе Административ суд эшләрен алып бару кодексының  «Дәүләт хакимияте органнарының, җирле үзидарә органнарының, башка дәүләт органнарының, аерым дәүләт вәкаләтләре яки башка төрле җәмәгать вәкаләтләре бирелгән оешмаларының, вазыйфаи затларның, дәүләт хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләрнең карарларына, гамәлләренә (гамәл  кылмауларына) дәгъва белдерү турында административ эшләр буенча эш алып бару» 22 бүлеге нигезендә башкарыла.

Соңгы яңарту: 2023 елның 20 апреле, 09:45

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International