Еш бирелә торган сораулар

“Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында” Федераль законның 17 статьясын беренче чиратта җир кишәрлекләрен бирү өлешендә гамәлгә ашыру механизмы.

181-ФЗ номерлы Федераль законның 17 статьясы нигезендә инвалидларның һәм үз составында инвалид булган гаиләнең  шәхси торак төзелеше, ярдәмче, дача хуҗалыгы һәм бакчачылык өчен җир кишәрлекләрен беренче чиратта алу хокукы карала. Әмма 181-ФЗ номерлы Федераль закон инвалидларга җир кишәрлекләрен бушлай алу мөмкинлеген билгеләми.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1996 елның 27 июлендәге 901 номерлы карары белән инвалидларны торак урыннары белән тәэмин итү, торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча ташламалар бирү кагыйдәләре расланды, аның 17 пункты нигезендәге белешмә һәм аңа кушып бирелгән билгеләнгән тәртиптә җирле үзидарә органнарына тапшырыла торган дәүләт медик-социаль экспертиза хезмәте учреждениесе тарафыннан бирелгән инвалидлык билгеләү фактын раслаучы белешмәнең күчермәләр нигезендә инвалидлар һәм составында инвалидлар булган гаиләләр беренче чиратта индивидуаль торак төзелеше, ярдәмче һәм дача хуҗалыгы алып бару өчен җир кишәрлекләре  белән тәэмин ителә.

Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының 27.06.2011 елның 27 июнендәге ОГ-Д23-198 номерлы хатындагы аңлатмаларга караганда, инвалид җир кишәрлеген беренче чиратта алу өчен торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәптә торырга тиеш. Инвалид шәхси торак төзелеше өчен беренче чиратта җир участогы алуга дәгъва итә ала. Дәүләт милкендә яки муниципаль милектә булган җирләрдән торак төзелеше өчен җир кишәрлекләре бирү үзенчәлекләре Россия Федерациясе Җир кодексының 30.1 статьясында бар. Ягъни, җир участогы инвалидка милеккә сатмыйча яки арендага биреп тормыйча гына бирелергә мөмкин.

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International