Еш бирелә торган сораулар

В какой орган и в какие сроки следует подать уведомление о проведении митинга в г.Казани?

 “Җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар турында” 2004 елның 19 июнендәге 54-ФЗ номерлы Федераль законның 7 статьясы нигезендә гавами чара үткәрү турында белдерү (бер катнашучы тарафыннан үткәрелә торган җыелышлардан һәм пикетлардан тыш) аны оештыручы тарафыннан язмача рәвештә Россия Федерациясе субъектының башкарма хакимият органына яисә җирле үзидарә органына гавами чара уздырылганчыга кадәр 15 һәм 10 көннән дә соңга калмыйча тапшырыла. “Татарстан Республикасында җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыру турында хәбәрнамә бирү тәртибе турында” 2006 елның 16 гыйнварындагы 1-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 3 статьясы нигезендә гавами чара үткәрү турында белдерү чара аның территориясендә үткәрү планлаштырыла торган муниципаль берәмлек - шәһәр яки авыл җирлеге, шәһәр округы администрациясенә язма рәвештә тапшырыла. Шулай итеп, сезгә митинг үткәрү турында белдерүне Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетына тапшырырга кирәк.

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International