ГТО нормаларын тапшыру

2017 елның 11 сентябре, дүшәмбе

2017 елның 9 сентябрендә  “Буревестник” стадионында Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгы  хезмәткәрләре “Хезмәткә һәм  оборонага әзер” Бөтенроссия  физкультура-спорт комплексы сынаулары (тестлары) нормаларын тапшырдылар.

Сынауда катнашучылар биек колгага асылылып тартылу, гимнастик урындыкка туры баскан килеш алга таба иелү, урыннан озынлыкка сикерү, гәүдәне горизонталь хәлдә туры тотып кулларны терсәктән бөгү-турайту, яткан килеш тәбәнәк колгага тартылу, спорт снарядын ыргыту, гер күтәрү, гәүдәне аркада яткан җирдән күтәрү, 100 метрга, 2 һәм 3 км га йөгерү кебек сынаулар уздылар. ГТО комплексы нормативларын үтәүчеләргә бәяне Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең Поканинов Валерий Борисович җитәкчелегендәге судьялар бригадасы куйды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International