12 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министрлык һәм Татарстан Республикасы Конституция суды җитәкчелегенең Конго Демократик Республикасы Конституция суды вәкилләре белән очрашуы узды. Делегация Конго Демократик Республикасы Конституция суды судьясы, профессор Felix Vunduawe te Pemako һәм суд аппараты җитәкчесе, профессор Bienvenu Wane Bamene җитәкчелегендә килгән иде.
Яклар юстицияне заманча үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, аппарат хезмәткәрләре эше белән таныштылар, хокук өлкәсендә тәҗрибә һәм эш үзенчәлекләре белән уртаклаштылар.
Кунаклар өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы бинасы буенча экскурсия оештырылды.