Коррупциягә каршы экспертиза уздыру буенча семинар-киңәшмә

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

2017 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов видеоконференция режимында уздырылган семинар-киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә коррупциягә каршы, шул исәптән бәйсез экспертлар тарафыннан гамәлгә ашырыла торган экспертизаны тәэмин итүгә һәм уздыруга, шулай ук норматив хокукый актлар һәм норматив хокукый актлар проектлары буенча иҗтимагый фикер алышу мәсьәләләренә багышланган иде.

Чара Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча  идарәсе, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан оештырылган иде.

Сәламләү чыгышында Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча  идарәсенең сектор мөдире С.Ф.Рәхимов бәйсез экспертлар тарафыннан уздырыла торган коррупциягә каршы экспертизаның мөһимлеген ассызыклап китте.

Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов үздокладында 2017 елның 21 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәсми сайтында норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына бәйсез экспертиза уздыру буенча экспертларның икенче республика конкурсы игълан ителүе турында белдерде. Конкурска нәтиҗәләр, традиция буенча, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар кысаларында ясалачак.

Семинар-киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дүләт Советының хокукый идарәсенең законнарны һәм коррупциягә каршы экспертизаны мониторинглау секторы мөдире Э.Р.Ишмаева, Татарстан Республикасы прокуратурасының коррупциягә каршы тору турында законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү бүлеге прокуроры М.Т.Шрша, “Совет муниципальных образований Республики Татарстан” ассоциациясе башкарма секретаре урынбасары - юридик идарә башлыгы С.Н.Столяров, шулай ук җирле идарә органнарында коррупциягә каршы экспертизаны уздыру өчен җаваплы урындагы затлар, Татарстан Республикасында коррупциягә каршы экспертизаны уздыру өчен бәйсез экспертлар сыйфатында аккредитацияләнгән юридик һәм физик затлар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International