2017 елның 18 октябрендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан “Балаларның мәнфәгатьләрен яклауда һәм балигъ булмаганнарның үзүзләрен хокукый булмаган тотышларын профилактикалауда гражданнар җәмгыяте институтлары ресурслары” темасына түгәрәк өстәл утырышы узды.
Түгәрәк өстәл эшендә Татарсан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов катнашты һәм әлеге тема буенча чыгыш ясады.
Чара балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе институты оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында оештырылган.