“Үз профессиясендә иң яхшысы” конкурсы финалына чыгучылар билгеле булды

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

2017 елның 7 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рогозина җитәкчелегендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” конкурсын оештыру һәм уздыру комиссиясе утырышы булды.

Комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча ярымфинал этабыбуенча иң күп баллар җыйган һәм Конкурснң финал этабына узган катнашучыларның исемлеге расланды.

 “Җәмәгать судьясы аппаратының иң яхшы консультанты” номинациясендә А.И.Гыйльманова (29,5 б.), Л.Т.Зыятдинова (26,5 б.), Е.В.Матиевский (26 б.);

 “Җәмәгать судьясы аппаратының иң яхшы суд утырышы секретаре” номинациясендә В.В.Михайлова (25,5 б.), Л.Т.Ситдыйкова (24,5 б.), Ю.А. Вәлиева (21,5 б.);

“Иң яхшы 2 разрядлы белгеч – җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире” номинациясендә А.Г.Сәгъдиева (25 б.), Р.А.Шаповалова (24 б.), А.А.Сәгыйтова (24 б.);

“Җәмәгать судьясы аппаратының иң яхшы 2 разрядлы хезмәткәре” номинациясендә Л.Н.Мәҗитова (25 б.), Л.М.Хәсәнҗанова (22,5), Р.И.Дрягалкина (19 б.).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International