Казанда мәктәп укучылары арасында VI Республика хокукый турниры узды

2017 елның 13 ноябре, дүшәмбе

2017 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов “Казан (Идел буе) федераль университеты ЮБ ФДАОУ базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм “Республика олимпиада үзәге” ДАОУ ярдәмендә оештырылган VI Республика хокукый турниры финалында катнашты.

Турнир укучыларда хокукый грамоталылыкны, дәүләт законнарына уңай мөнәсәбәт тәрбияләү, аларны алга таба өйрәнү өчен кызыксыну уяту максатыннан уздырыла.

Балалар хокукый квестларда һәм тарихи-хокукый викториналарда ярыштылар, тармак экспертларыннан белем бирү классларында катнаштылар. Турнирның финал өлеше британия системасы буенча дебатлар форматында узды. Укытучылар өчен турнир вакытында методик семинар уздырылды, анда һәр укытучы үз эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Ярышның төп исәбендә иң яхшы команда дип Татарстан Республикасы Түбән Кама шәһәренең “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнә торган 27 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” ннән “Союз” командасы табылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International