Мамадыш муниципаль районына чыгу

2017 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

2017 елның 22 ноябрендә территориаль оештырылыш һәм җирле үзидарә өлкәсендә күзәтчелекне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлеге хезмәткәрләре Е.А. Никитина, Э.А. Хәмитова һәм җирле үзидарә өлкәсендә норматив хокукый эш һәм муниципаль регистрны алып бару бүлеге хезмәткәре Л.И.Газимова Мамадыш муниципаль районына чыктылар.

Районга чыгу кысаларында җирле үзидарә органнарының Татарстан Республикасының районнарның административ комиссияләре эшчәнлеген оештыру, шулай ук районнарның муниципаль районнарга керүче авыл җирлекләреннән Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актлар регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүматларны җыю буенча бирелгән аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәүләренә тикшерү уздырылды.

Җаваплы затлар белән гамәли эшчәнлек барышында очрый торган мәсьәләләр буенча фикер алышынды, консультация хокукый ярдәм күрсәтелде, эш нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан киңәшләр бирелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International