“Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре” конкурсында җиңү

2017 елның 27 ноябре, дүшәмбе

2017 елның 25 ноябрендә конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы 12 дәүләт хезмәткәре Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов кулыннан конкурс лауреатлары дипломнарын алдылар.

 “Дәүләт органнары эшчәнлеген хокукый һәм кадрлар ягыннан тәэмин итү” номинациясендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе А.В.Лохотской җиңүче булды.

Быел “Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре” конкурсы дүртенче тапкыр узды. Конкурс үзеңне күрсәтергә, тәҗрибәң белән бүлешеп, яңа нәрсәләргә өйрәнергә генә ярдәм итеп калмый, ул инде дәүләт хезмәткәренең корпоратив, эш урыны культурасының бер өлешенә әйләнде.

Быелгы конкурсантлар сынауларның берничә этабын уздылар: аларга тест уздырылды, телләр белүгә, профессиональ, иҗади, спорт әзерлегенә сәләтләре, Татарстанның территориаль корылышын аңлау дәрәҗәләре бәяләнде.

Конкурс финалчылары үз проектларын әзерләделәр һәм аларны зур республика комиссиясе алдында якладылар.

Министрлык коллективы Александр Валерьевичны җиңүе белән котлый! Һөнәри эшчәнлегегездә алга таба да уңышларга ирешүегезне телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International