Юридик клиника эшчәнлеген дәвам итә

2017 елның 28 ноябре, сишәмбе

“Казан (Идел буе) федераль университеты” ФДЮБ АУ Юридик факультетының Юридик клиникасы эше кысаларында 2017 елның 29 ноябрендә Түләүсез юридик хезмәтләр күрсәтү көне узачак.

Гражданнарга консультация ярдәмен юридик клиника, интеллектуаль хокукны яклау буенча фәнни-белем бирү үзәкләре, кеше хокукларын, халыкара хокукны һәм интеграция мәсьәләләрен яклау үзәкләре, медиация үзәге һәм КФУ конфликтология кафедрасы вәкилләре күрсәтәчәк.

Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнендә консультацияне түбәндәге мәсьәләләр буенча алырга мөмкин:

– интеллектуаль хокукларны яклау –12.00 дән 14.00гә кадәр;

– кеше хокукларын яклау, халыкара хокук, интеграция, миграция хокукы мәсьәләләре буенча – с 14.00дән 16.00гә кадәр;

– медиация процедурасын куллану, башка хокукый мәсьәләләр буенча –10.00дән 18.00гә кадәр.

Чара Казан шәһәре, Пушкин урамы, 27/2 (КФУ “Уникс” МСК, керү Пушкин урамы ягыннан аерым ишектән) адресы буенча узачак.

Түләүсез юридик ярдәмне шулай ук башка көннәрдә дә алырга була:

дүшәмбе, чәршәмбе– 10.00 – 11.30,

пәнҗешәмбе – 17.00 – 20.00,

җомга – 17.00 – 18.30.

Игътибар: әлеге графикның 2017 елның 8 декабренә кадәр актуаль.

КФУ Юридик клиникасының 2018 елда эшчәнлеген кабат торгызуы турындагы мәгълүматны 2018 елның февралендә 233-76-35, 233-71-14 телефоннары аша яки КФУ Юридик клиникасының http://kpfu.ru сайтында алырга була.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International