VI Республика яшьләр коррупциягә каршы форумы турында

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

2017 елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов VI Республика яшьләр коррупциягә каршы форумы пленар утырышында сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады.

Яшьләрнең коррупциягә каршы форумнары ел саен Казан милли тикшеренү технология университетында уза һәм төп ике мәсьәләне – югары уку йортлары студентлары арасында коррупциягә каршы пропаганда алып баруга һәм коррупция чагылышларына түзеп тормый торган мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Форумда югары уку йортлары студентларының коррупциягә каршы комиссияләре һәм студентлар үзидарәләре органнары вәкилләре, яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерлары һәм активистлары, дәүләт органнары вәкилләре, шулай ук коррупциягә каршы тору өлкәсендә кызыксынган башка затлар катнашты.

Сәламләү чыгышында А.Г.Галимов форумда күтәрелгән мәсьәләләрнең актуальлегенә аерым игътибар юнәлтте, шулай ук аны оештыручыларга һәм анда катнашучыларга коррупциягә каршы тору эшчәнлегендә яңа, стандарт булмаган алымнар эзләүдә уңышлар теләде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International