Белем күтәрү курслары ачылды

2017 елның 4 декабре, дүшәмбе

2017 елның 4 декабрендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен белем күтәрү курслары ачылды. Анда җыелганнарны Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Воробьёв һәм җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Назарова сәламләделәр.

Курслар “Россия дәүләт гадел хөкем университеты” федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесенең Казан филиалында 2017 елның 4 декабреннән 8 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Аттестацияне уңышлы узганнан соң белем күтәрүчеләргә кыска сроклы курсларны узулары турында таныклыклар тапшырылачак.

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International