Нижгар өлкәсенә эш сәфәре

2017 елның 8 декабре, җомга

2017 елның 5 декабреннән 6сына кадәр Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы делегациясе Нижгар өлкәсенең Җәмәгать судьялары, адвокатура, нотариат эшчәнлеген тәэмин итү идарәсенә эш сәфәре кылдылар.

Делегация составына Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина, министрлыкның җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Воробьев, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Назарова кергән иде.

Визит барышында Нижгар өлкәсенең Җәмәгать судьялары, адвокатура, нотариат эшчәнлеген тәэмин итү идарәсе башлыгы Н.Ю.Щербаков, Идарә башлыгы урынбасары А.Н.Демин һәм Идарә башлыгы урынбасары, финанс бүлеге башлыгы О.Н.Белягина белән очрашу узды, алар барышында яклар җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник, оештыру-хокукый һәм мәгълүмати өлкәләрдә тәэмин итү буенча тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Визит ахырында делегация әгъзалары Нижгар өлкәсенең Бор шәһәрендә җәмәгать судьялары суд участоклары биналарын карадылар һәм андагы шартларга бәя бирделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International