Гражданнарны күчмә кабул итү

2017 елның 13 декабре, чәршәмбе

2017 елның 13 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Биектау муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.

Гражданнарны кабул итү барышында М.М.Ибәтов тарафыннан гражданнардан гаражларны сүтү, законсыз рәвештә автоюгыч төзү, дача ширкәтендә урнашкан җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү, инвалидларга социаль ярдәм күрсәтү һәм башкаларга кагылышлы мөрәҗәгатьләр каралды.

Районга чыгу кысаларында Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары А.Ш.Шакиров һәм район җирле үзидарәсе органнарының җаваплы хезмәткерләре катнашында киңәшмә уздырылды, анда муниципаль хезмәтне үстерү муниципаль программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре, административ комиссия һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия эшләре, муниципаль норматив хокукый актларны эшләү, кабул итү һәм бастырып чыгару, әлеге актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру, муниципаль регистрны алып бару мәсьәләләре буенча фикер алышынды.

Моннан тыш министр урынбасары район башлыгы урынбасары А.Ш.Шакиров, район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм ТКХ эшләре буенча урынбасары Д.Ф.Шәйдуллин, Росреестр идарәсенең район бүлеге вәкилләре, районның мөлкәти һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы һәм “Техник инвентарьлаштыру бюросы” учреждениесе вәкилләре белән гражданнарны авария хәлендәге торак фондтан күчерү буенча республика адреслы программасын гамәлгә ашыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International