Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышы узды

2018 елның 21 марты, чәршәмбе

2018 елның 20 мартында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Ш.Х.Гафаров рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышы узды.

Комитет тарафыннан түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1) “Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы закон проекты турында;

2) “Янгын куркынычсызлыгы турында” Татарстан Республикасы Законының 9 һәм 10 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы закон проекты турында;

3) “Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарның аерым категорияләре өчен җәмәгать транспорты хезмәтләреннән бертигез дәрәҗәдә файдалану мөмкинлеген тәэмин итү өлкәсендә аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәреш кертү хакында" Татарстан Республикасы закон проекты турында;

4) хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты экспертлар советы составын раслау турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International