Административ штрафларны түләттерүне оештыру буенча эш киңәшмәсе узды

2018 елның 22 марты, пәнҗешәмбе

2018 елның 22 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министр урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә Казан шәһәре административ комиссиясе тарафыннан суд приставлары хезмәтенә юлланган административ җәзалар билгеләү турындагы карарларны үтәү мәсьәләләренә багышланган эш киңәшмәсе узды.

Киңәшмәдә Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.С.Шакиров, Казан шәһәре башкарма комитеты Аппаратының административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы Г.Х.Гыйсмәтуллина, Россия Федерациясе суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсенең башкару эшчәнлеге бүлеге башлыгы А.В.Зиннәтова һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлеге бүлеге башлыгы Г.И.Касыймова катнаштылар.

Киңәшмә барышында Г.Х.Гыйсмәтуллина 2016-2017 елларга һәм бу елның 3 аена суд приставлары хезмәтенә юлланган административ җәзалар билгеләү турындагы карарларның күләме, аларның үз вакытында кузгатылмавы, Казан шәһәре административ комиссиясе тарафыннан юлланган материаллар буенча башкару эшчәнлеген төгәлләү вакытлары турында әйтеп китте.

Суд приставлары хезмәте вәкиле башкарма документлар буенча башкарылган эш нәтиҗәләре турында әйтеп китте.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча административ законнарны үтәү барышында табылган җитешсезлекләрне бетерү сроклары һәм чаралары билгеләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International