Татарстан Республикасы Дәүләт Советында эш киңәшмәсе

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

2018 елның 3 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм сәүдә сәясәте комитеты рәисе урынбасары җитәкчелегендә йорт яны хуҗалыгын алып баручы гражданнарга субсидияләр бирү өлешендә җирле үзидарә органнарына дәүләт вәкаләтләрен бирү мәсьәләсе буенча эш киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов та катнашты.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына тиешле закон проекты концепциясен әзерләү бурычы йөкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International