ТР юстиция министры Р.И.Заһидуллин Чистай районындагы бәйрәм чараларында катнашты

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

2018 елның 9 маенда  ТР юстиция министры Р.И.Заһидуллин республиканың Чистай районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашты.

Чистай районында традицион митингка җыелучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык һәм автоматлардан өч тапкыр залп биреп искә алдылар. Аннан соң үзәк мәйданда хәрби техника парады башланды, предприятиеләр һәм оешмалар коллективлары колонналары үтте, алар барысы да Мәңгелек ут янына чәчәкләр салу урынына һәм Советлар Союзы Геройлары стеласы янына юнәлделәр. 

Районда яшәүчеләрне һәм кунакларны әлеге истәлекле көн белән юстиция министры Р.И.Заһидуллин котлады, район халкына Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы белән котлау телеграммасын укыды. Чистай муниципаль районы башлыгы Д.А. Иванов, РФ Федераль Җыены Фдерация Советы әгъзасы  И.Т. Әхмәтҗанов, Чистай шәһәре һәм Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча хәрби комиссариат бүлеге башлыгы Андрей Пичушкин, сугышта катнашкан Иван Рыкалов та сәламләү сүзләрен җиткерделәр.

Бәйрәм чаралары Скарятин бакчасында дәвам итте, министр анда район башлыгы һәм чакырылган кунаклар белән берлектә “Ватанны саклаучыларга” Хәрби Дан почмагын ачуда катнашты. Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен өстәлләр әзерләнгән иде, “Кыр кухнясы” эшләде. 

Министр шулай ук район башлыгы белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераны С.И. Арсентьевны өенә барып котлады. Кунаклар ветеранга “Фидәкарь хезмәт өчен” медален тапшырдылар. Тыныч дөньяда яшәү бәхете бүләк иткән өчен ветеран адресына җылы рәхмәт сүзләре яңгырады.

Бәйрәм чараларын йомгаклап, Бөек Ватан сугышында катнашучыларны хөрмәтләп Рөстәм Заһидуллин чистайлылар белән бергә “Үлемсез полк” акциясендә катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International